Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар өчен ташламаны гамәлдән чыгару

РФ Икътисади үсеш министрлыгында федераль закондагы авыл укытучыларының коммуналь чыгымнарын компенсацияләү хокукына кагылышлы нигезләмәгә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итәләр. Шулай ук медицина хезмәтк...

РФ Икътисади үсеш министрлыгында федераль закондагы авыл укытучыларының коммуналь чыгымнарын компенсацияләү хокукына кагылышлы нигезләмәгә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итәләр. Шулай ук медицина хезмәткәрләренә карата да әлеге социаль яклау чарасын гамәлдән чыгару мәсьәләсе күтәрелә. Бу хакта «Парламентская газета»га сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
Ведомствода РФ «Мәгариф турында»гы законнан торак биналар, җылылык һәм биналарны яктырту кебек коммуналь түләүләргә каралган ташламаларны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итәләр. Авыл укытучыларына федераль ташламаларны гамәлдән чыгару тәкъдиме «педагогларның хезмәт хакын арттыру буенча элегрәк кабул ителгән карарлар белән» бәйле.
Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты әгъзасы Аркадий Пономарев фикеренчә, әлеге категориягә кергән гражданнарның ташламаларын гамәлдән чыгару «2030 елга кадәр Россия Федерациясе авыл территорияләрен тотрыклы үстерү стратегиясе»нә каршы килә.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ