Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов Кукмарада янгын турында: Балалар үлү - зур фаҗига

Балалар һәлак булу - зур фаҗига. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара районының Яңа Сәрдек авылында янгында ике бала үлеметурында шулай дип әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хез...

Балалар һәлак булу - зур фаҗига. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара районының Яңа Сәрдек авылында янгында ике бала үлеметурында шулай дип әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Янгында балаларны югалту - бу бик зур фаҗига", - диде Татарстан Президенты. Ул искәрткәнчә, әти-әниләре район үзәгенә социаль яклау бүлегенә киткәндә, балаларны үзләрен генә калдырган.
"Менә шуның өчен электрон хезмәтләрне кертергә кирәк. Кешеләр дистәләрчә километр ераклыкка документ бирергә барып йөрмәсен. Кешеләргә читтән торып хезмәт алу мөмкинлеге турында сөйләргә, бу система белән эшләргә өйрәтергә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Рөстәм Миңнеханов видеоконференц элемтә режимында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Рәфис Хәбибуллин чыгыш ясады.
2018 елда республикада 570 янгын чыккан, 39 кеше һәлак. Янгында һәлак булу очраклары 16 районда арткан. Үлүчеләрнең күбесе Казанда, Питрәч һәм Аксубай районнарында, диде Рәфис Хәбибуллин.
Министр сүзләренчә, янгынның төп сәбәбе - ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын дөрес файдаланмау, мичләр һәм морҗалар дөрес куелмау. Моны булдырмас өчен, ул профилактика төркемнәрен арттырырга, алар составына полиция, җирле үзидарә, социаль яклау хезмәте вәкилләрен кертергә тәкъдим итте. Халыкка янгын куркынычсызлыгы чаралары турында сөйләргә кирәклеген дә искәртте.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ