Рөстәм Миңнеханов Татарстанда цифрлы телевидениегә күчүне кичектерүне сорады

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәтеннән республикада цифрлы телевидениегә күчүне июньнән октябрь аена кадәр кичектерүне сорады, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы. 

«Рөстәм Нургалиевич исеменнән РФ Хөкүмәте адресына мөрәҗәгать юлланды. Аның буенча хәлиткеч карар көтәбез. Без цифрлы телевидениегә күчүне 3 июньнән октябрь аена кадәр кичектерүне сорап мөрәҗәгать иттек. Хат әзер инде, ул тиешле инстанциягә җибәрелде», — диде Галимова.

Аның сүзләренчә, Татарстан җитәкчелеге, җитди уңайсызлыклар килеп тумасын өчен, цифрлы телевидениегә күчкәндә халыкның фикере исәпкә алынырга тиешлеген күп тапкырлар билгеләп үтте.

 

Добавить комментарий