Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның мәгариф системасы уку елына әзер

Татарстанның мәгариф системасы уку елына әзер. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев видеоконференция режимында уздырган киңәшмәдә шулай дип белдерде. "Мәгариф" и...

Татарстанның мәгариф системасы уку елына әзер. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев видеоконференция режимында уздырган киңәшмәдә шулай дип белдерде. "Мәгариф" илкүләм проекты буенча мәгариф объектларына багышланган киңәшмә "Перспектива" 186 нчы лицеенда булды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Республика Президенты яңа уку елына төзелгән объектлар буенча хисап тотты. "Без 1224 урынга исәпләнгән күп профильле "Перспектива" лицее каршында басып торабыз. Бу мәктәптә ике бассейн, ике спорт залы бар. Бүген бу мәктәпкә 317 беренче сыйныф укучысы килде. Барлыгы унбер беренче сыйныф", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов уку елы башына 5,7 мең урынга биш мәктәп һәм ике янкорма куллануга кертелгәнен әйтте. Ел азагына кадәр 858 урынга исәпләнгән мәктәп һәм Осиново бистәсендә 800 урынлык янкорма файдалануга тапшырылырга тиеш.
"Демография" проекты буенча, уку елы башына 3330 урынны үз эченә алган 17 балалар бакчасы кулланышка кертелде. Ел азагына кадәр 2400 урынга исәпләнгән тагын ун балалар бакчасын файдалануга тапшыру көтелә. Дмитрий Анатольевич, болар сез куйган бурычлар кысаларында", - диде Рөстәм Миңнеханов.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ