Логотип Магариф уку
Цитата:

Рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе дистанцион узарга мөмкин

Россия мәктәпләренең тугызынчы сыйныф укучылары өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе дистанцион форматта узарга мөмкин. Чара 2021 елның февраленә планлаштырылган. Моның турында Мәгариф һәм фән өлкә...

Россия мәктәпләренең тугызынчы сыйныф укучылары өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе дистанцион форматта узарга мөмкин. Чара 2021 елның февраленә планлаштырылган. Моның турында Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте хәбәр итә.
«Йомгаклау әңгәмәсен гамәлдән чыгару яки күчерү мәсьәләсе әлегә каралмый. Хәзерге вакытта без бу мәсьәләдә эпидемиологик хәлнең хәлиткеч фактор булачагын аңлыйбыз. Әгәр Роспотребнадзор һәм Сәламәтлек саклау министрлыгыннан яңа тәкъдимнәр барлыкка килсә, башкарма хакимият органнары әңгәмәне дистанцион рәвештә уздырырга киңәш итәчәк. Мондый схема инде узган ел сыналды", - дип белдерде матбугат хезмәте.
Тугызынчы сыйныф укучылары өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен, рус телен һәм әдәбиятын укыту Концепциясен тормышка ашыру кысаларында кертелде.
Агымдагы уку елыннан соң йомгаклау әңгәмәсен уңышлы узу тугызынчы сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертеләчәк.
Йомгаклау әңгәмәсендә катнашучылар дүрт биремне үтәргә тиеш: текстны кычкырып уку, өстәмә мәгълүмат җыеп аны яңадан сөйләү, сайлап алынган темаларның берсе буенча монологик фикерләү һәм имтихан алучы-әңгәмәдәш белән диалог.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ