Сүнмәс йолдыз яктысында

15 нче сентябрь татар драматургиясенең классигы, күренекле артист һәм режиссер Кәрим Тинчуринның туган көне иде.

Кәрим Тинчурин 1887 елның 15 сентябрендә Пенза губернасының (хәзерге Пенза өлкәсе Спасск районы) Аккүл-Тараклы (Белоозерка) авылында игенче гаиләсендә туа. Күрше авыл Татар Шалдавычы мәдрәсәсендә башлангыч белем алганнан соң, ул 1900 елда Казанга килә һәм төрле яллы эшләрдә бераз акча туплагач, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә. 1906 елның февралендә, мәдрәсә тәртипләренә каршы чыккан өчен, 87 шәкертне, алар арасында Кәрим Тинчурин да була, «Мөхәммәдия»дән куалар. Ул башта Тамбов якларына китеп урман каравылчысы булып эшли, аннары Нижгар, Сарытау якларындагы авылларда балалар укыта. Хикәяләр, новеллалар, шигырьләр яза башлый. 1910 елны беренче татар профессиональ труппасы «Сәйяр» җитәкчесе Г.Кариев белемле, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган егетне 1910 елны «Сәйяр» труппасына артист итеп чакыра. К.Тинчуринның артистлык таланты тиз ачыла.

Г.Камал, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, А.Островский, Ф.Шиллер һ.б. драматургларның әсәрләрен сәхнәдә уйнап, ул үзенчәлекле образлар тудыра.

Кәрим Тинчуринның 133 еллыгы уңаеннан, драматург исемен йөрткән театр артистлары Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестр белән бергәләп “Сүнмәс йолдыз яктысында” дигән зур чара үткәрделәр. Очрашуны театр музее җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова оештырды һәм алып барды. Кәрим Тинчурин турында истәлекләр, аның әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Ә чараның махсус кунагы – Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла театр музеена уникаль экспонат – Кәрим Тинчурин тарафыннан Заһидә ханымга бүләк ителгән театр биноклен тапшырды.

Шул ук көнне күптәнге гадәт буенча, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы Кәрим ага Тинчуринның каберенә чәчәкләр салды.

Театрның директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов татар театрының «атасы» турында бик җылы сүзләр әйтте. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев бөек әдип белән бәйле фикерләрен уртаклаштылар. Мәрҗани мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтахов Кәрим аганың рухына дога кылды.

Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Добавить комментарий