Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сабыйның үсә төшкәнен көтегез»

Совет заманы балаларына бик иртә мөстәкыйльлек бирелеп, алар чагыштырмача ирек-иркенлектә үскәннәр. Авылдагыларның кара төн җиткәч кенә, баштанаяк карга батып, тау шуып кайткан чакларын искә алыгыз. К...

Совет заманы балаларына бик иртә мөстәкыйльлек бирелеп, алар чагыштырмача ирек-иркенлектә үскәннәр. Авылдагыларның кара төн җиткәч кенә, баштанаяк карга батып, тау шуып кайткан чакларын искә алыгыз. Каладагыларның да, күпчелек коммуналь фатирларда бер-берсен белеп яшәгәнлектән, караңгы төшкәнче бергәләшеп уйнаулары гадәти хәл булган. Хәзер исә урамда гына түгел, өйдә дә баланы күзәтүчесез калдырырга котыбыз очып тора. Алай да көн-төн эштән кайтып кермәгән замана әти-әниләре еш кына балаларын өйдә ялгызларын калдырырга мәҗбүр.
Психолог буларак, баланы өйдә ялгыз калдыруны хупламыйм. Сабыйның үсә төшкәнен көтегез дип киңәш итәр идем. Төгәлрәк әйткәндә, 8 яшьтән дә иртәрәк үзен генә калдыру төрле яклап куркыныч. Гадәттә, шул яшьтән соң гына балада әти-әниләренең үлеме, җен-пәриләрдән шикләнү кебек табигый куркулар узган була. Аларның урынын әкият һәм фильм геройлары белән бәйле яисә яшьтәшләре һәм өлкәннәр тарафыннан сеңдерелгән социаль төркемгә кергән куркулар ала. Әлбәттә, тик торганнан бер ата-ана да тыныч күңел белән баласын ялгыз калдырып китми инде. Ләкин мәктәптә карантин яисә башка сәбәпләр килеп чыгарга мөмкин бит. Мөстәкыйльлеккә өйрәтә башлау чорында баланы көннең беренче яртысында өч сәгатьтән дә озак булмаган вакыт аралыгында берүзен калдыра аласыз. Караңгы төшә башлауга, сабый борчыла, һәм аның куркыныч фантазияләренә юл ачыла. Шундый вакытта озакка ялгыз калса, ул нык тетрәнү кичерергә мөмкин. Андый борчылулар, үз чиратында, логоневроз яисә неврозның башка төрләренә сәбәп була ала.
Эш тәҗрибәмдәге бер очрак искә төште: реабилитациягә 6 яшьлек бер малайны алып килделәр. Әнисе улының кинәт тотлыга башлавына зарланды. Өстәвенә, моңарчы булмаганча, төнлә астына йомышлый башлаган икән. Баланы коррекция үзәгенә кабул иттек тә тикшерә башладык. Әни кеше беренче көнне үк тәрбиячеләргә кич белән үзен көтеп тормаска кушкан. «Баланы бүлмәдә бикләп, ачкычын шкафына куеп торыгыз, кичке тугызларда, үзем ачып, улымны алып китәрмен», – дигән ул. Аның сүзләренчә, үзләренең бакчаларында, тәрбияче белән килешеп, гел шулай эшли торган булганнар.
Әлбәттә, баладагы неврозның сәбәпләрен ачыклый башлагач, әнисенең шундый «тәртибе»нә бәйле бик күп нәрсәләр ачыкланды. Коррекция һәм тернәкләнү курсын бары тик әти-әнисенең карашларын һәм балага мөнәсәбәтен үзгәрткәннән соң гына уздыру мөмкин булды.
Хөрмәтле әти-әниләр! Әгәр баланың үзен генә калдырырга туры килә икән, түбәндәге киңәшләргә колак салсагыз иде:
– Аны күпме вакытка калдырачагыгыз хакында бала белән алдан килешеп куегыз;
– Балага әти-әни өйдә югында нинди эшләр һәм йөкләмәләр кушыласын ачык итеп сөйләшегез;
– Эре саннар белән язып, күренә торган урынга үзегезнең һәм тагын берәр олы кешенең телефон номерын язып калдырыгыз;
– 30-40 минут саен шалтыратып, хәлләрен белешеп, ситуацияне контрольдә тотыгыз;
– Иң мөһиме: өйгә алдан килешенгән вакытка кайтып җитегез.
Татьяна БӘШИРӘ,
югары квалификация категорияле педагог-психолог, «Яңа буын сәламәтлеге» («Здоровье нового поколения») программасы авторы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ