Логотип Магариф уку
Цитата:

Салкыннарда укулар кичектерелә

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы кискен салкынаюга һәм көчле салкыннарга бәйле рәвештә, һава температурасы түбән булу сәбәпле, уку дәресләрен гамәлдән чыгару мөмкинлеген искә төшерә.Шулай итеп, дәресләр...

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы кискен салкынаюга һәм көчле салкыннарга бәйле рәвештә, һава температурасы түбән булу сәбәпле, уку дәресләрен гамәлдән чыгару мөмкинлеген искә төшерә.
Шулай итеп, дәресләр авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларына –  минус 23 градуста, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларына һәм авыл мәктәпләренең 5 – 9 нчы сыйныфларына  – минус 25 градуста, шәһәр мәктәпләренең  5 – 9 нчы сыйныфларына – минус 27 градуста, авыл мәктәпләренең 10 – 11 сыйныфларына – 30 градус салкын, шәһәр мәктәпләренең 10 – 11 сыйныфларына  минус 32 градус салкында укырга барырга рөхсәт ителми.
Моннан тыш, кышкы чорда ачык һавада физкультура буенча дәресләр, санитария нормалары һәм кагыйдәләре буенча, кече сыйныф укучылары өчен бары тик һава температурасы өч градустан да түбәнрәк булмаган салкында һәм җил тизлеге секундына 6 – 10 метрдан да артмаган очракта гына рөхсәт ителә. Ә югары сыйныф укучылары өчен  җил тизлеге  секундына 6-10 метрдан да ким булмаган, һава температурасы минус 10 градустан түбән булмаска тиеш.
Шул ук вакытта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм, тышкы һава температурасы минус 25 градус һәм аннан да түбәнрәк булган хәлдә, муниципаль берәмлекләрдән читкә чыгуны туктатырга киңәш итә.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ