Логотип Магариф уку
Цитата:

Синоптиклар суык көннәрнең кайчанга кадәр дәвам итәчәге турында сөйләде

Россиянең Европа өлешендәге үзәк полосада хәзер башланып киткән суыклар бу атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина сөйләде, дип яза "Р...

Россиянең Европа өлешендәге үзәк полосада хәзер башланып киткән суыклар бу атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина сөйләде, дип яза "Российская газета".

Июль азагы – август башы декадасы Россиядә җәйнең иң җылы вакыты булса да, быел эссе һава Көнбатыш Европада гына урнашты, дип белдерде синоптик.
«Татар -информ» агентлыгы билгеләп узганча, Россиянең Европа өлешендә, шул исәптән Татарстанны да кертеп, һава торышы көзге ёава торышына якын. "Киләсе ял көннәрендә генә бераз җылытачак", – дип өстәде Паршина.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ