Бүгенге мәктәп укучыларының укытучыларга үз таләпләре бар. Алар күбрәк яшь, эзләнүчән мөгаллим, мәгаллимәләрне үз итә төшә. Шуңа күрә мәктәпкә практикант укытучылар кайту – алар өчен зур вакыйга.
Бу көннәрдә элекке укучыбыз Илзирә Мөхәммәтҗанова мәктәбебездә педагогик практика уза. Ул үзе хәзергесе вакытта КФУның Алабуга институтындагы татар теле һәм чит телләр бүлегенең IV курсында белем ала. Тырыш студент икәне әллә кайдан күренеп тора. Дәресләрен уздыруга нык әзерлек белән килә.
Мәктәп күләмендә узган тәрбия чарасын да бик тә җанлы оештырды. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәргән кичәдә укучыларыбыз бик яңалык, файдалы мәгълүматлар белде. Чара ахырында Илзирә укучыларның белемнәрен Kahoot.com прораммасында әзерләнгән телебезгә кагылышлы биремнәр белән тикшерде.
Бу прогамманың шактый уңайлы булуын без – укытучылар да белеп калдык. Берьюлы чикләнмәгән күләмдәге укучыларның белемен объектив бәяләргә мөмкинлек бирә икән ул. Бик тиз арада аларның белемнәре дә тикшерелде, нәтиҗәләр дә ясалды.