Логотип Магариф уку
Цитата:

Студентлар акча эшли алачак

«Россия газета»сында эксклюзив интервьюсында РФ мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко, «Россия көллиятләрендә укыту кардиналь рәвештә үзгәрергә мөмкин», – дип белдерде.Төп үзгәрешләрне...

«Россия газета»сында эксклюзив интервьюсында РФ мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко, «Россия көллиятләрендә укыту кардиналь рәвештә үзгәрергә мөмкин», – дип белдерде.
Төп үзгәрешләрнең берсе –  көллиятләр базасында кече предприятиеләр барлыкка килүе. Анда студентлар акча эшли алачак икән. «Инновацион предприятиеләр, һичшиксез, кирәк. Мин ышанам, тулы куәткә һәм нәтиҗәле эшләр. Бу иң беренче чиратта студент  җитештерү практикасын алсын һәм аның билгеле бер финанс белеме формалашсын өчен кирәк», – дип ассызыклады министр урынбасары.
«Укыту срогын кыскартачаклармы?» дигән сорауга Дмитрий Глушко:«Нигә 4 ел белгечне укытырга? Тормыш тизләнә, һәм без чыннан да аерым программалар буенча укыту срокларын кыскартырга планлаштырабыз. Юк, радикаль түгел. Кайдадыр ике елга, кайдадыр бер елга, ә кайдадыр нибары берничә айга. Бу кыскарту практик белем интенсивлыгын арттырырга гына тиеш».
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ