Логотип Магариф уку
Цитата:

Сулыш алулары кыен, дисәң...

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “ЛОР-органнар авыруларына профилактика” тематик декадасы нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узды. Татарстанда борын, тамак, колак авыруларына дучар б...

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “ЛОР-органнар авыруларына профилактика” тематик декадасы нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узды. Татарстанда борын, тамак, колак авыруларына дучар булучылар саны елдан-ел арта. Барлык чирләр арасында колак системасы авырулары беренче урында тора. Бу хакта журналистларга Республика клиник хастаханәсенең отоларингология бүлеге башлыгы, югары категорияле табиб Марат Гыйлалов җиткерде. “Моны авыручылар саны да, табиблар тапкан авырулар да күрсәтеп тора,”- диде ул.
Өлкәннәр арасында очрый торган күпчелек чирләр борын системасына туры килә. Колак авырулары – икенче, тамак, йоткылык патологиясе өченче урында. Лор органы авыруларын УЗИ, МРТ кебек аппаратлар ярдәмендә ачыклау саны да арта. “Казан хастаханәләренең кичектергесез ярдәм бүлегенә мөрәтәгать итүчеләрнең 90 проценты лор авыруыннан интегүчеләр,”- диде 18 нче хастаханә табиб-отолорингологы Ләйсән Газизова. Аның әйтүенчә, мөрәҗәгать итүчеләрнең якынча 40 процентын стационарда дәваларга туры килә. Авыруның катлаулыгына карап, аларга төрле операцияләр ясала, озакка сузылган дәвалау таләп ителә.
ДРКБның лор бүлеге дә ел башыннан ук нәни пациентлар белән һәрвакыт тулы була. “ОРВИ вакытында аларның саны исә бермә-бер арта. Чөнки ОРВИдан баш калкыткан башка төрле зәгыйфьлекләр балаларда еш очрый,” – диде клиник хастаханәнең лор бүлеге башлыгы Елена Лучкина. Табиб сүзләренчә, ел башыннан бирле ун пациентка операция ясалган. Бала кечерәк булган саен, отоген катлаулыклар бер тәүлек эчендә күзәтелергә мөмкин. Риносинусит тәэсирендә килеп чыккан флегмона да бер тәүлек вакыт арасында баш калкыта. Шунлыктан, өйдә баланың тынычлыгын югалтуына нык игътибар итәргә кирәк. Табибларга вакытында мөрәҗәгать итү күңелсезлекләрдән сакланып калырга ярдәм итәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ