Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Камада — киләчәк мәктәбе

Түбән Кама шәһәрендә киләчәк мәктәбе барлыкка киләчәк.  Архитекторлар, әти-әниләр, укытучылар, дизайнерлар һәм Түбән Кама мэры Айдар Метшин белән яңа проект турында фикер алыштылар. Бу хакта шәһәр хак...

Түбән Кама шәһәрендә киләчәк мәктәбе барлыкка киләчәк.  Архитекторлар, әти-әниләр, укытучылар, дизайнерлар һәм Түбән Кама мэры Айдар Метшин белән яңа проект турында фикер алыштылар. Бу хакта шәһәр хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә. 
Мәктәп Түбән Кама шәһәренең 34 нче микрорайонында төзеләчәк. Төзелешне 2020 елда башларга уйлыйлар. Яңа мәктәптә 950 укучы белем алыр дип көтелә. Хәзер уку йортын «Киләчәк мәктәбе» дип йөртәләр. Анда балаларның сәләтен, сәнгати ягын, креатив фикерләвен үстерәчәкләр һәм укучының сәламәт яшәү рәвешен сакларга тырышачаклар. Әлеге мәктәптә бассейн да булачак.
Соңгы ике ел эчендә Түбән Камада ике яңа мәктәп ачылды. 34 нче микрорайонда яңа балалар бакчасы да булырга тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ