Логотип Магариф уку
Цитата:

Табигать фәннәре укытучыларына игътибар кимеде

Табигать фәннәре белән шөгыльләнүче мөгаллимнәргә игътибар кимеде, дип белдерде КФУның география һәм экология белеме бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы  доценты Габделбәр Хаҗиев.Соңгы елларда hөнә...

Табигать фәннәре белән шөгыльләнүче мөгаллимнәргә игътибар кимеде, дип белдерде КФУның география һәм экология белеме бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы  доценты Габделбәр Хаҗиев.


DSC00990


Соңгы елларда hөнәри олимпиада, конкурсларда география, биология, экология укытучыларыннан азрак эш килә башлаган. Татарстанның атказанган укытучысы педагогларны активлашыра өндәде hәм укучылар өчен дәреслек нәшер итүен әйтте.


- Мин күп еллар мәктәптә hәм 40 елдан артык институтта эшләдем.  Тәҗрибәм нәтиҗәсе булып тиздән яңа дәреслегем чыга. Бу Татарстанның физик географиясе.  Институтта hәм мәктәптә  эшләгән  елларда мин экскурсияләргә игтибар итә идем. Алар турында китап чыгардым. Ул "Онытылмас сәяхәтләр" дип атала. Китапта укучылар, студентлар белән практикада алынган тәҗрибә тасвирланган, - дип сөйләде Габделбәр Хаҗиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ