Логотип Магариф уку
Цитата:

Танылган Россия журналисты Леонид Млечин Казанда семинар үткәрде

Казанның «Корстон» комплексында танылган Россия журналисты, алып баручы, Россия иҗтимагый телевидениесенең тарихи-публицистик программалар дирекциясе башлыгы Леонид Млечин чыгыш ясады. Ул VII Милли һә...

Казанның «Корстон» комплексында танылган Россия журналисты, алып баручы, Россия иҗтимагый телевидениесенең тарихи-публицистик программалар дирекциясе башлыгы Леонид Млечин чыгыш ясады. Ул VII Милли һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары форумы кысаларында журналистлар өчен «Милли сәясәтне гамәлгә ашыруда төбәк ММЧ роле» темасына семинар үткәрде.


Үзенең чыгышында ул журналист һөнәренең бүгенге көндәге хәле турында сүз алып барды. Аның фикеренчә, журналистларның дәрәҗәсе элеккечә югары булмауга карамастан, әлеге һөнәр ияләре халык өчен кирәк. «Әлеге һөнәрнең үләчәгенә минем ышанасым килми. Чөнки журналистика җәмгыять өчен мөһим роль уйный. Җәмгыять һәм технологияләр ничек кенә үзгәрсә дә, журналистлар башкара торган эшкә ихтыяҗ бетмәячәк. Җиткерү ысулы үзгәрә, ә таләпләр шул ук кала», - дип белдерде ул.


Леонид Млечин үз чыгышында шулай ук тарих, милли тел, мәдәни мирас, милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләләрен дә күтәрде. Ул журналистларның, гомумән алганда, кешелек җәмгыятьнең үз тарихына карата битараф, игътибарсыз булуын билгеләп үтте. Россиядәге этник төркемнәрнең милли телләренә карата саксыз мөнәсәбәт темасын күтәрде. «Бу - безнең гаеп. Без сезнең белән бу турыда сөйләмибез. Тел – аз санлы этник төркемнәрнең кыйммәтле мәдәни мирасы. Дөньякүләм оешмалар аларны ничек тә саклап калырга, хәтта үле телләрне дә торгызырга тырыша. Ә без моның өчен бернинди дә көч түкмибез», - дип мөрәҗәгать  итте спикер журналистларга.


Журналист шулай ук милли телләрне өйрәнү турындагы закон белән килешмәвен билгеләп үтте. Аның фикеренчә, милли телләрне куллану, саклау һәм үстерү өчен шартлар булдырырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ