Логотип Магариф уку
Цитата:

Тарих укытучылары... яңача гыйлем эсти

Бу көннәрдә республиканың  тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен “Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен үткәргәндә интерактив виртуаль  методик кабинет булдыру”  дигән темага багышл...

Бу көннәрдә республиканың  тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен “Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен үткәргәндә интерактив виртуаль  методик кабинет булдыру”  дигән темага багышланганквалификация күтәрү курслары уза. Курсларны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча Казанның ТИСБИ мөгаллинәре  үткәрә. Бүгенге вазгыятьне исәпкә алып, укулар ZOOM платформасында онлайн рәвештә уздырыла. Курсларда укуның бер шарты – һәр тыңлаучы ГУГЛ системасында үз аккаунтын булдырырга тиеш. Чөнки методик кабинетны шушы системада ачу күздә тотыла.
  32 сәгатькә генә исәпләнгән, биш көнне эченә алган курслар бик кыска тоелса да, тыңлаучылар өчен бик файдалы булды. Ике көн генә теоретик материал бирүгә исәпләнгән, калган вакыт практик-лаборатор эшләр башкаруга тотылды. Практик эшләрне парлап башкару каралган иде. Шуңа күрә тыңлаучыларны комплектлаганда һәр районнан ике укытучы чакырылды. Тарих фәннәре кандидаты, доцент, ТИСБИның мәгариф хезмәткәрләре белемен күтәрү программалары авторы Артур Вәгыйз улы Идиятуллин җитәкчелегендә укулар бик файдалы булды. Иннополис лицее директорының информатизация буенча урынбасары Михаил Сергеевич Тиличеев,интернет ресурсларның моңа кадәр без белмәгән якларын ачып,аңлаешлы телдә эшләү алымнарын аңлатып чыкты. Дәресләрдә куллану өчен бик күп методик ярдәмлекләр ясап, үзебез төзегән методик кабинетларга  урнаштырдык. Беренче карашка бик катлаулы күренсә дә, без үзебезгә куелган бурычларны үтәп чыга алдык.
   Аттестацияне уңышлы узганнан соң, белемнәрен күтәргән тарих укытучыларына квалификация күтәрү курсларын узулары турында таныклыклар тапшырылачак. Гыйльми дәрәҗәләре булган галимнәр һәм эш стажлары зур булган белгечләрдән алган белемнәребез эшебездә ярдәм итәр, дип уйлыйм.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ