Логотип Магариф уку
Цитата:

«Тарихи бранч» клубының чираттагы утырышы булды

Габдулла Тукайның әдәди музеенда “Тарихи бранч” клубының чираттагы утырышы булды. “Тарихи бранч” – профессиональ һәм һәвәскәр тарихчыларның очрашып фикер алыша, сөйләшә торган клуб-лекцияләр проекты....

Габдулла Тукайның әдәди музеенда “Тарихи бранч” клубының чираттагы утырышы булды. “Тарихи бранч” – профессиональ һәм һәвәскәр тарихчыларның очрашып фикер алыша, сөйләшә торган клуб-лекцияләр проекты. Җомга кич булып узган әлеге утырышта исә Х!Х гасыр азагы-ХХ гасыр башында татар җәмгятендә, аерым алганда иске татар бистәсендә алкогольле эчемлекләрне куллану культурасы турында сүз барды. ТР Дәүләт архивы директоры урынбасары Илдар Шәфыйков архив фондларында әлеге темага караган уникаль документлар табылуын әйтте. “Бабаларыбыз яшәгән чорга төсле пыяладан башка гына күз төшерегә тырышыйк әле,- диде Илдар.- Анда татар тормышында мәй, кымыз, әче бал, сыра кебек эчемлекләрнең кулланылышта булуын күрербез”.


Татар укучысы гарәп илчесе Әхмәд Ибн Фадланның 921-922 елларда Болгар дәүләтенә сәфәрдә вакытында бер бинага җыелган халыкның әче бал эчеп утыруына тап булганын укып белә. Табиб аңа бу кешеләрнең салкын тиеп чирләгәннәрен, шул зәхмәттән дәвалануларын аңлаткан. Иске татар бистәсе халкы да беркайчан алкогольле эчемлекләр кулланмаган. Хәтта җәйге Сабан туйларында еш кунак булган алман галиме Карл Фукс татарларның милли бәйрәмнәрен көр, күтәренке рух, саф, аек акыл белән белән уздыруларын сокланып күзәткән. Бөек язучы Максим Горький үзенең истәлекләрендә Казанда яшәгән елларында татар бистәләренә барырга яратуын, андагы татарларның аек, таза тормышына шаклар калып кайтуын теркәп калдырган. Шулай итеп, Илдар әфәнде үз милләтеннән соклануын яшерә алмады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ