Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар әдәбияты буенча республика олимпиадасы

Республикада мәктәп укучылары арасында уздырылып килүче татар әдәбияты буенча  олимпиадасының йомгаклау этабы башлады. Үз көчен 130дан артык укучы сынап караячак. Катнашучылар «Дуслык» лагерендә җыела...

Республикада мәктәп укучылары арасында уздырылып килүче татар әдәбияты буенча  олимпиадасының йомгаклау этабы башлады. Үз көчен 130дан артык укучы сынап караячак. Катнашучылар «Дуслык» лагерендә җыела. 
Татар әдәбияты буенча республика олимпиадасында 7-11 сыйныф укучылары катнаша. Алар өч көн буена «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында олимпиада биремнәрен чишәчәкләр.
Олимпиада сәләтле укучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның сәләтләрен алга таба үстерү, Татарстан Республикасы мәктәпләрендә туган телләрне һәм әдәбиятны укытуны камилләштерү максатларында уздырыла.
Татар әдәбияты буенча республика олимпиадасы  2 февральгә кадәр дәвам итә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ