Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар филармониясе скверында Хәмдүнә Тимергалиева исеменнән агач утыртылачак

8 октябрьдә сәгать 10да Татар дәүләт филармониясе скверында легендар татар җырчысы, Татарстан Республикасының халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева исеменнән агач утыртылачак. Бу хакта мәдәният министрлы...

8 октябрьдә сәгать 10да Татар дәүләт филармониясе скверында легендар татар җырчысы, Татарстан Республикасының халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева исеменнән агач утыртылачак. Бу хакта мәдәният министрлыгы хәбәр итә. 


Исемле агачлар утырту традициясенә 2015 елның 30 октябрендә танылган иҗатчыларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан нигез салынды. Хәзерге вакытта скверда Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Эмиль Җәләлетдинов, Флера Сөләйманова, Фәрит Хатыйпов, Рабига Сибгатуллина, Рамил Курамшин, Булат Балтанов тарафыннан һәм Габдулла Тукай, Натан Рахлин, Җәүдәт Фәйзи, Фоат Мансуров, Айрат Арсланов, Александр Ключарев исеменнән утыртылган чыршылар үсә.


Чарада Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, татар филармониясе коллективы, «Илһамият» сәхнә ветераннары клубы әгъзалары катнашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ