Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар халкы үсеш стратегиясе проектын тәкъдим итү кичектерелә

Татар халкының үсеш стратегиясен әзерләүче эшче төркем милли җәмәгатьчелегеннән килгән тәкъдимнәрнең күп булуын истә тотып, Стратегия документының проектын халыкка тәкъдим итү вакытын кичектерүне сора...

Татар халкының үсеш стратегиясен әзерләүче эшче төркем милли җәмәгатьчелегеннән килгән тәкъдимнәрнең күп булуын истә тотып, Стратегия документының проектын халыкка тәкъдим итү вакытын кичектерүне сорап Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.
Фикерләр төрлелеге, тәкъдимнәрнең күп булуы халкыбызның милләт стратегиясенә карата битараф булмавын күрсәтә.
Эшче төркемнең үтенечен исәпкә алып, Бөтендөнья татар конгрессы Татар халкының үсеш стратегиясе проектын әзерләү вакытын озайта.
Әлеге документның киң җәмәгатьчелеккә кайчан тәкъдим ителәчәге өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ