Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар телендәге дәреслекләр авторы: «Мине китапларның эчтәлеге борчыды»

КФУның география һәм экология белеме бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы профессоры Җәүдәт Хөсәенов тиздән 3 нче сыйныф укучылары «Әйләнә-тирә дөнья» предметын яңа, татар телендә язылган дәреслеклә...

КФУның география һәм экология белеме бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы профессоры Җәүдәт Хөсәенов тиздән 3 нче сыйныф укучылары «Әйләнә-тирә дөнья» предметын яңа, татар телендә язылган дәреслекләр буенча өйрәнә алачагын әйтте.  Дәреслекләр нәшрияткә әзерләп тапшырылган инде. 


DSC00975


Педагогик фәннәр докторы Җәүдәт Абдулла улы — Әйләнә-тирә дөнья буенча дәреслекләр авторы. Казан федераль университеты профессоры башлангыч сыйныфлар өчен китаплар төзүче Андрей Плешаков һәм Михаил Новицкий белән хезмәттәшлек итә.


 — Мәскәү авторлары белән килешеп, без татар сыйныфлары өчен һәм Россиядәге татар диаспорасы өчен дәреслекләр яздык.  Башка дәреслекләрдә Православие диненә биек зур урын бирелә. Бу турыда мин бик нык кайгырдым һәм ТР мәгариф һәм фән министрлыгы ризалыгын алып, без  татар телендә китаплар нәшер иттек. Быел исә нәшриятка өченче сыйныфлар өчен Әйләнә-тирә дөнья дәреслекләрен әзерләп тапшырдым. Мәгълүматлар нигезендә  — татар халкының гореф-гадәтләре, тормышы, тарихы. Киләчәк буыннарга, татар балаларына үзебезнең гореф-гадәтләрне  илтеп җиткерү һәм  укучыларны шуларның нигезендә тәрбияләү безнең бурычыбыз дип саныйм, — дип белдерде автор.


 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ