Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар телле ата-аналар конференциясендә милли мәгариф мәсьәләләре күтәреләчәк

18 ноябрь көнне Казанда IT-паркта татар телле ата-аналар өчен конференция узачак. Анда яңа шартларда туган телдә тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләре турында сәйләшәчәкләр, дип хәбәр итә оештыручылар. Бу...

18 ноябрь көнне Казанда IT-паркта татар телле ата-аналар өчен конференция узачак. Анда яңа шартларда туган телдә тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләре турында сәйләшәчәкләр, дип хәбәр итә оештыручылар. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итә.


Чараны Бөтендөнья татар конгрессы белән “Татар ата-аналары” берләшмәсе оештыра. Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов конференциядә татар мәктәпләрен кайтару ысуллары турында сөйләшү булачагын әйтте.


“Күпчелек татар мәктәпләренең татар телендә укытмавы билгеле. Татар ата-аналары мондый мәктәпләрне кайтаруны ничек таләп итә ала – шул хакта сүз булачак. Икенче проблема – татар теленең дәүләт һәм туган тел буларак укытылуы”, - диде ул.


“Мәктәп укучылары белән татар яшьләрен очраштыру мәсьәләсе дә мөһим. Бездә галимнәр, музыкантлар, җырчылар, режиссерлар бар. Мәктәп балалары заманча, шәһәрчә татар мәдәнияте дә бар икәнен күрсеннәр”, - дип белдерде Айрат “Татар-информ” хәбәрчесенә.


Айрат Фәйзрахманов үзе татар мәктәбе моделе турында сөйләргә җыенуын әйтте. “Ата-аналардан да чыгышлар көтелә. Пленар өлештән кала ике түгәрәк өстәл узачак. Конкрет адымнар, конкрет планнар яңгырар, актив җыелыр дип өметләнәбез”, - ди ул.


Конференциядә баланың баш миенең үсеш этаплары, күптеллелекнең өстенлекләре, милли тәрбия, яшүсмерләр психологиясе, балалар өчен татар проектлары турында да фикер алышулар көтелә.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/11/174903/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ