Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарча төшке аш ничә сум тора?

Татарстан Милли банкы икътисадчылары татар ашларының төп ризыкларының берсе — токмачлы аш, өчпочмак һәм гөбәдия пешерүнең агымдагы бәясен бәяләделәр."Октябрьдә Татарстан гаиләсенең татарча төшке ашыны...

Татарстан Милли банкы икътисадчылары татар ашларының төп ризыкларының берсе — токмачлы аш, өчпочмак һәм гөбәдия пешерүнең агымдагы бәясен бәяләделәр.
"Октябрьдә Татарстан гаиләсенең татарча төшке ашының гомуми бәясе 1133 сум тәшкил иткән, бу бер ел элек булган күрсәткечтән 4% ка күбрәк. Азык әзерләү чыгымнарының төп өлеше сыер итенә, тавыкка һәм атланмайга туры килә", - диелә пресс-релизда.
Тавык ите бер ел эчендә җитештерү һәм сәүдә челтәрләренең конкурентлыгы арту сәбәпле 3,2% ка арзанайган булса да, республикада токмачлы аш әзерләү уртача 152 сум тора – бу узган ел белән чагыштырганда 1,1% ка кыйммәтрәк. Шул ук вакытта, чит ил техникасына, ашламаларга, гербицидларга һәм складлар төзүгә чыгымнар арту сәбәпле, бәрәңгегә бәя арткан.
Сыер итеннән ун данә өчпочмак әзерләү чыгымнары бер ел эчендә 6,5% ка — 426 сумга кадәр, сыер итенә бәяләр, нигездә, 5,2% ка арткан.
"Республикада ветеринария иминлеген тәэмин итү өчен август аеннан терлекнең баш санын тамгалау (маркировка) башланды, аның бәясен җитештерүчеләр продукция бәясенә сала", - дип аңлата Милли банк экспертлары.
Өй шартларында йомырка, дөге һәм кипкән җиләк-җимеш белән гөбәдия (250 грамм корт һәм 1 килограмм төче камыр исәбеннән) әзерләүгә чыгымнар 555 сум тәшкил иткән – бу бер ел элек булганга караганда 3% ка кыйммәтрәк. "Өй пирогларын пешергәндәге чыгымнарның шактый өлеше – атланмай. Октябрьдә Татарстанда аның еллык бәясе 1,6% ка үсте, моңа карамастан бу Идел буе федераль округында иң түбән бәяләрнең берсе", - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Татарстан, гадәттәгечә, Алтай крае белән беррәттән, Россия төбәкләре арасында атланмай җитештерү буенча лидер булып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ