Татарның тарихчы җәүһәре

Быелгы Яңа ел миндәй күпсанлы тарих укытучылары өчен чын мәгънәсендә ОСТАЗ, МӨГАЛЛИМ булган олпат галимебез – тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Габделхак улы Ислаевка икеләтә бәйрәм: Яңа ел башында аңа 75 яшь тулачак. Гадәттә, мондый олуг юбилей уңаеннан могтәбәр шәхесләребезнең тормыш юлына һәм кылган гамәлләренә киң тукталалар, ниндидер нәтиҗәләр чыгаралар. Минем Фәйзелхак ага шәхесенә бәя бирергә теоретик әзерлегем дә, интелектуаль дәрәҗәм дә, язу тәҗрибәм дә җитми. Әмма, укытучым буларак, үз фикерләремне әйтергә җөрьәт итәм.

Ниндидер фикерләр язу өчен, кеше белән бергә яшәргә яисә бер коллективта эшләргә кирәкми. Бигрәк тә татар тарихчысы өчен Фәйзелхак абыйның язган тарихи китапларын уку да җитә. Чөнки язган китапларында, язмаларында аның характеры, тарихи карашлары, замана сулышын ничек тоюмлавы бик тә ачык чагыла.

Фәйзелхак абый белән тәүге тапкыр Казан дәүләт педагогика университетында укыганда безгә укытучы буларак лекцияләр укыган чагында танышырга туры килде. Танышлык дәрәҗәсе дә студент-укытучы мөнәсәбәтләреннән узмады.

Иске Ибрай урта мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли башлагач, тарих фәнен укытуга багышланган язмаларым «Мәгариф» журналында басыла башлады. Фәйзелхак абый ул чакта журналның редколлегия әгъзасы буларак минем язмаларда күтәрелгән тарихи сорауларга җаваплар язгалады. Шулай итеп, журнал битләрендә сүз көрәштерү якыннан хезмәттәшлеккә китерде.

Инде без – тарих укытучыларына Казанга белем күтәрү өчен Мәгарифне үстерү институтына барган саен, Фәйзелхак абый Ислаев белән даими очрашырга туры килде. Тарих кафедрасында эшләгәч, безгә лекцияләр укый иде ул.

Фәйзелхак абыйда карап торышка ук чын Пермь татарына хас сыйфатлар бар: сабыр, әңгәмәдәшне тыңлап бетереп кенә җавап бирә, әйләнмәле сүзләрне әйләнеп үтә яки җаваптан кача белә, кирәк урында кысык күзләрен йомып җибәреп, матур итеп елмая. Әңгәмәдәштә шунда ук «хитрый татарин» дигән фикер туарга мөмкин. Тик нишлисең инде, ходай безне шулай яраткач? Кирәк урында бу сыйфатларның да тормышта кирәклегенә төшенәсең.

Тышкы кыяфәт, йөз кешенең эчке сыйфатларын ачып бирә дигән сүз түгел әле. Язмамда бер вакыйганы язып үтәсем килә. Әлеге чарада мин Фәйзелхак абыйның бөтенләй башка сыйфатларын күреп хәйран калдым.

Мин яшәгән Иске Ибрай белән күрше Яңа Ибрай авыллары Аксубай районында иң зур авыллардан санала. Беренчесендә – 700 хуҗалык, икенчесендә – 350 хуҗалык чамасы булып, ике авыл халкы бик тыгыз хуҗалык элемтәләр белән үрелеп, тышкы яктан дус-тату яшәп ята. Әмма тарихи вакыйгалар агышы күп нәрсәләрдә өстенлекне Иске Ибрайга биргән. Әйтик, хастаханә, зур мәктәп, «Аксу-Агро» хуҗалыгының үзәге һәм башкалар бездә урнашкан. Бу исә кайбер яңаибрайлыларда көнләшү чаткылары уята. Ачыктан-ачык әйтмәсәләр дә көнләшү һәрбер нәрсәдә чагылыш таба.

Миңа инде, тарих укытучысы буларак, «башта йомырка килеп чыкканмы, әллә тавыкмы?» дигән мәсьәләне озак еллар чишәргә туры килә. Башта Иске Ибрай булганмы, әллә Яңа Ибраймы?

Бу җәһәттән, 2007 елда Яңа Ибрай урта мәктәбендә Галиәсгар Гафуров-Чыгътайның тууына 140 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли республика конференциясе булып үткщн иде. Казаннан килгән кунаклар арасында Фәйзелхак абый да бар иде. Сүз чираты аңа җиткәч, гадәттәгечә, башта елмаеп кына кунакларны сәламләде дә салмак кына тавыш белән янаган сыман бармакларын селкеп: «Тыңлап торам-торам да, берничә сүз әйтмичә түзә алмам, ахрысы. Музеегызда бик матур нәсел шәҗәрәсе төзеп куйгансыз, хәтта 1640 елдан башлап. Авылыгызны бик борынгы ясагансыз. Кайдан алып ул нәсел шәҗәрәләрен төзегәнсездер? Белмим! Мин – бу якларның тарихын өйрәнгән кеше, XVIII гасырда әле сезнең авылыгыз булмаган. Ул чорда бер генә авыл – Ибрай авылы булган. Ул – хәзерге Иске Ибрай авылы», – дип әйтеп салмасынмы.

Шулчак залдагы кунаклар шым булды. Конференцияне оештыручыларның битләре кызарып чыкты. Шулай итеп, Фәйзелхак абый, бер-ике сүз белән әйтеп, яңаибрайлыларга хак дөреслекне ачып салмасынмы!?

Без инде – укытучылар әлеге конференциядә Фәйзелхак абыйның принципаль тарихчы икәнлеген, ялганны, мактануны күрә алмавын күрдек. Түрдән торып дөресен әйтеп бирү теләсә кемнең хәленнән килә торган эш-гамәлләрдән түгел. Минем өчен аның бу гамәле гомерлеккә онытылмаслык булып уелып калды.

Республикада уздырылган төрле конференцияләрдә Фәйзелхак абый белән очрашырга туры килде. Шундыйларның берсе – 2009 елның 19 февралендә Иске Ибрай урта мәктәбендә тарихчы Сәләм Хатыйп улы Алишевның 80 яшьлек юбилее уңаеннан республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе иде.. Казаннан килгән 16 галим арасында Фәйзелхак Габделхак улы да бар иде. Юбилей тантанасы укучылар белән очрашулар бер үк вакытта алып барылды. Фәйзелхак абый укучылар белән очрашырга вакыт тапты һәм дин, әхлак темаларына сөйләшүләр оештырды. Гади тел белән сөйләп, кыска гына вакыт эчендә укучылар белән бик тиз уртак тел тапты һәм балалар күңелендә тирән эз калдырды.

2009 елда Россия күләмендә оештырылган «Россиянең иң яхшы укытучысы» конкурсында катнашып, җиңү бәхетенә ирештем, һәм монда да Фәйзелхак абыйның өлеше керде. Мине яклап, республика комиссиясенә ходатайство язды. Вакытында рәхмәтләрне әйтә алганмынмы-юкмы – хәтерләмим. Соң булса да уң булсын. Ихлас күңелемнән остазыма олы рәхмәтләремне шушы язмам аша җиткерәсем килә.

Түгәрәкләрдә эшли торган авторлык программамга рецензия язучысы да ул. Гомумән алганда, Ислаев дигән профессорның өлеше кермәгән өлкәләр аз калгандыр. Тарих дәресләрендә аның «Батырша восстаниесе. 1755 ел», «Мин һәм нәсел шәҗәрәм», «Татар тамгаларының килеп чыгуы» һ. б. китаплары аша бирелгән материаллары гел яңгыраш ала. Укучыларым да ара-тирә: «Абый! Үзегезнең галимнәрегез – Ислаев, Хуҗин, Алишевлар белән саташасыз инде», – дип, төртмәле сүзләрен кыстыралар. Юк, мин саташмыйм. Бу исемнәрнәрдән башка татар тарихын, тарих фәнен аңлатып булмый. Шуңа күрә мин эшләгән, белем биргән чорда бу исемнәр югалмас һәм һәр бала күңеленә салыныр.

Хөрмәтле Фәйзелхак абый!

Сезне республикабызның барча тарих уктучылары исеменнән 75 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелемнән котлыйм. Саулык-сәламәтлек, шатлык-куанычлардан гына торган озын гомер, бетмәс-төкәнмәс гаилә бәхете, иҗади хезмәт уңышлары телим. Киләчәктә дә безне яңадан-яңа тарихи әсәрләрегез белән шатландырырсыз әле дип ышанып калам.

Рамил СӨЛӘЙМАНОВ,
Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбенең
тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Добавить комментарий