Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан бер адым алда бара

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин Федераль Җыелышта ясаган чыгышында күпбалалары гаиләләргә кагылышлы мәсьәләләргә дә кагылып үтте. Аерым алганда күчемсез милеккә салымны киметү күздә тотыл...

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин Федераль Җыелышта ясаган чыгышында күпбалалары гаиләләргә кагылышлы мәсьәләләргә дә кагылып үтте. Аерым алганда күчемсез милеккә салымны киметү күздә тотыла. Бу хакта “Татарстан Республикасы күпбалалы гаиләләре” регион иҗтимагый оешмасы рәисе Артем Кузнецов үз фикерләрен җиткерде:
- Хәзерге вакытта Татарстанда 35 меңгә якын күпбалалы гаилә бар. Владимир Путинның мөрәҗәгате күпләрне шатланландырды, әлбәттә. Ләкин безнең республика бу мәсьәләдә болай да бер адым алга атлый бит инде. Ник дигәндә, Казан шәһәрендә яшәүче күпбалалы гаиләләр күчемсез милек өчен болай да салым түләми. Бу шәһәребез мэры Илсур Метшин инициативасы иде бу, аңа рәхмәтлебез. Шулай ук Алексеевск, Лаеш районында яшәүче күпбалалы гаиләләр дә мондый салымнан азат. Быелдан инде әлеге тәртип бөтен республика буенча кертелер дип көтелә.
Ләйсән НИЗАМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ