Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан инновацион төбәкләрнең лидерлар өчлегендә икенче урында

Санкт-Петербург, Татарстан һәм Мәскәү Россиянең Инновацион төбәкләр ассоциациясе рейтингы лидерлары булды. Нәтиҗәләрне  "Россия һәм дөнья: илкүләм үсеш максатлары һәм глобаль трендлар" юбилей Х Гайдар...

Санкт-Петербург, Татарстан һәм Мәскәү Россиянең Инновацион төбәкләр ассоциациясе рейтингы лидерлары булды. Нәтиҗәләрне  "Россия һәм дөнья: илкүләм үсеш максатлары һәм глобаль трендлар" юбилей Х Гайдар форумы кысаларында  игълан иттеләр, дип хәбәр итә Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.  
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, республика беренче тапкыр икенче баскычка күтәрелде (соңгы биш елда Татарстан 3нче урында булды, 2012 елда - 4). Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев сүзләренчә, 2018 елда инновацион эшчәнлекне алып бару өчен социаль-икътисадый шартлар ныгытылды, технологик инновацияләр белән шөгыльләнүче оешмалар актив эш күрсәтте, фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр саны артты. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк, дип йомгаклады министр.
Россиянең инновацион төбәкләре рейтингы - ул 2012 елда Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясе тарафыннан эшләнгән субъектларның инновацион үсеш дәрәҗәсен билгеләү инструменты, аның нигезендә төп дүрт күрсәткеч ята: фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр, инновацион эшчәнлек, социаль-икътисадый шартлар һәм төбәкнең инновацион активлыгы.
Рейтинг Россия Федерациясе субъектлары икътисадының инновацион үсешендәге үзгәрешләрне ышанычлы чагылдыра, чөнки нигездә рәсми статистик мәгълүматларга таянып төзелә.
2013 елдан Татарстан Республикасы әлеге рейтингның лидерлар өчлегенә керә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ