Татарстан мәктәпләре Интернет белән тәэмин ителә

«Цифровая экономика» проекты кысаларында һәм республика Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси йөкләмәсе буенча яңа уку елында барлык мәктәпләр дә югары тизлекле интернетка тоташтырылачак. Бу – 1680 белем бирү йорты дигән сүз. Барлык эшләр 94%ка төгәлләнгән инде, яңа уку башланганчы, һәр мәктәптә дөнья челтәренә чыгу мөмкинлеге булачак дип ышандыралар.

Зур шәһәрдә яшиме ул, әллә кечкенә генә авылдамы, шуңа карамастан, республикада белем алучы барлыгы 446 338 укучы интернетлы булачак.

Добавить комментарий