Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан мөфтие Ураза бәйрәме белән котлады

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исеменнән Гыйд Әл-Фитр – Ураза бәйрәме белән котлады. Бу көнне Аллаһы Тәгаләгә буйсынуның һәм Исламга хезмә...

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исеменнән Гыйд Әл-Фитр – Ураза бәйрәме белән котлады. Бу көнне Аллаһы Тәгаләгә буйсынуның һәм Исламга хезмәт итүнең никадәр олы дәрәҗә икәнлеген раслап Җир шарының барлык почмакларында гает тәкбирләре һәм тәхмидләре яңгырыячак, ди Татарстан мөфтие. Котлау тексты Диния нәзарәте сайтында чыкты.
«Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне якынлашып килүче Гыйд Әл-Фитр – Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Бу бәйрәм көнендә Аллаһы Тәгаләгә буйсынуның һәм Исламга хезмәт итүнең никадәр олы дәрәҗә икәнлеген раслап Җир шарының барлык почмакларында гает тәкбирләре һәм тәхмидләре яңгырыячак. Раббыбыз кушкан иң олы фарызларның берсен – уразаны тиешенчә үтәдек һәм, күңелне шушы мөкатдәс айның рухы белән мөлдерәмә тутырып, без Аңа рәхмәтләребезне җиткерү өчен мәчеткә җыелып гает намазын укыдык дигән куанычлы хәбәр һәр тарафка таралачак. Безгә шушы изге айны каршыларга һәм аның шәфкатьлелек тулы һавасы белән суларга насыйп иткәне өчен Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә хәмде-сәналарыбыз, олуглауларыбыз булса иде! Шул ук вакытта Яралтучыбызның һәм Ярлыкаучыбызның киң рәхмәте белән килгән Рамазан аеның тәмамлануы безнең күңелләрне аянычка күмә. Мәчетләрдә тыгыз сафларга иңгә-иң тезелеп тәравих намазларын укуларга, кардәшләр белән ифтарда күрешеп авыз ачулар һәм рухи әңгәмәләргә, сәхәрләргә бай изге ай безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр»,- диелә хәбәрдә.
Фото: dumrt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ