Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан укучылары дистанцион укуга күчми

Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина белдерде.«1 сентябрьдән бирле республика мәктәпләрендә мөгаллимнәр арасында коронавирус инфекциясен йоктырган 25 очрак, укуч...

Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина белдерде.
«1 сентябрьдән бирле республика мәктәпләрендә мөгаллимнәр арасында коронавирус инфекциясен йоктырган 25 очрак, укучылар арасында 7 очрак ачыкланды. Араларыннан ике бала терелеп, парта артына әйләнеп кайтса, бишесе әлегә карантинда кала бирә. 400 укучы арасында бу кадәр генә авыручылар саны дистанцион укуга күчү өчен нигез була алмый», – дип белдерде ул.
Мәскәү укучыларының вакытыннан алдарак һәм озайтылган каникулга китүеннән соң, әти-әниләр арасында «Димәк, озакламый безгә дә килеп җитәр» дип шикләнүчеләрне дә тынычландыра дәүләт вәкиле. М.Патяшина сүзләренчә, дистанцион укуга күчү мәсьәләсе хакында, гомумән, сөйләшүләр алып барылганы юк. Республика мәктәпләрендә Covid-19 авыруын йоктыру очракларына оператив реакция булуның уңай нәтиҗәсе бу.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ