Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда үзара салым буенча референдумнарны 223 күзәтүче контрольда тота

 Үзара салым мәсьәләләре буенча референдумнарда тавыш бирү барышын 223 күзәтүче контрольдә тота. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә сөйләделәр.«Тавыш бирү барышына 223 күзәт...


 Үзара салым мәсьәләләре буенча референдумнарда тавыш бирү барышын 223 күзәтүче контрольдә тота. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә сөйләделәр.


«Тавыш бирү барышына 223 күзәтүче җәмәгать контролен гамәлгә ашыра, участокларда шулай ук аккредитацияләнгән массакүләм-матбугат чаралары вәкилләре дә эшли. Сайлау процессында катнашучыларның барысына да тавыш бирү өчен бүлмәләргә ирекле керү һәм эшләү өчен тигез шартлар тәэмин ителгән», — диелә хәбәрдә.


«Җирле референдум турында» Татарстан Республикасы Законы нигезендә җирле референдумнар уздырганда алдан тавыш бирү мөмкинлеге каралган. 7 декабрьгә исемлеккә кертелгән барлык сайлаучыларның 1,8 проценты вакытыннан алда тавыш бирү хокукыннан файдаланды.


Сайлау участоклары иртәнге җидедә ачылды, тавыш бирү кичке сәгать сигезгә кадәр дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ