Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда 10 сыйныф карантинга китте

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстанда 8 мәктәптә салкын тиюгә бәйле авырулар аркасында 10 сыйныф карантинга киткән. Аерым алганда, Казанның биш мәктәбендә 7 сыйныф ябылган (170 бал...

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстанда 8 мәктәптә салкын тиюгә бәйле авырулар аркасында 10 сыйныф карантинга киткән. Аерым алганда, Казанның биш мәктәбендә 7 сыйныф ябылган (170 бала), Менделеевск муниципаль районында бер сыйныф (8 бала), Әгерҗе районында бер сыйныф (17 бала), Кукмара районында бер сыйныф (22 бала) ябылган. Хәзерге вакытта барлыгы 217 бала карантинда.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Роспотребнадзор белән берлектә, урнашкан хәлне һәм салкын тию очраклары белән бәйле рәвештә, күпме бала һәм сыйныфның дистанцион укуга күчуен көн саен күзәтеп бара. Моннан тыш, мәктәптә балаларга куркынычсызлык шартларын үтәү максатыннан, иртәнге фильтрның ничек үткәрелүе, даими җилләтү, биналарны чистарту, бер бинада укучыларның күп җыелуына юл куймау һәм мәктәп укытучылары өчен маска режимы күзәтелә.
Узган атнада республиканың 10 мәктәбендә 14 сыйныф карантинга ябылган, барлыгы 321 бала карантинга китте, дип хәбәр итә министрлык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ