Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда «Россиянең бөек исемнәре» проекты буенча тавыш бирү башланды

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы экспертлары «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларына исем бирүдә күренекле якташларыбыздан 40 кандидатура сайлап алды, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы. Татарстан...

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы экспертлары «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларына исем бирүдә күренекле якташларыбыздан 40 кандидатура сайлап алды, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы. 


Татарстанда "Казан" һәм "Бигеш" аэропортларына танылган шәхесләр исемнәрен бирүне күздә тоткан  “Россиянең бөек исемнәре” проекты буенча тавыш бирү башланды. Бу хакта “ВКонтакте”да проектның рәсми төркемендә хәбәр ителә. 15 октябрьдә, Татарстанда “Казан” һәм “Бигеш” халыкара аэропортларына күренекле якташларыбыз исемен бирү буенча тәкъдимнәр җыю төгәлләнде.


Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы экспертлары “Казан” һәм “Бигеш” аэропортларына исем бирүдә күренекле якташларыбыздан 40 кандидатура сайлап алды. Тулы исемлек белән Иҗтимагый палата сайтында танышырга була.


Тавыш бирү 18 октябрьдә 23.00 сәгатьтә төгәлләнә. Ул “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендә “Россиянең бөек исемнәре. Татарстан Республикасы” (“Великие имена России. Республика Татарстан”) проектының рәсми төркемендә бара. Татарстанда проект башлану белән аэропортларга исем бирүдә кызу фикер алышулар башланып китте. Кешеләр тәкъдим иткән исемнәр арасында Михаил Девятаев, Габдулла Тукай, Федор Шаляпин, Сөембикә, Рудольф Нуриев һәм Минтимер Шәймиев исемнәре бар.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ