Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда — Сәнгать төне

Татарстанда 3 ноябрьдә “Сәнгать төне” акциясе узыдырылып китәчәк. Бу турыда ТР мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.  Татарстанлыларны музей, театр, китапханәләрдә көтеп калачаклар. Зур чар...

Татарстанда 3 ноябрьдә “Сәнгать төне” акциясе узыдырылып китәчәк. Бу турыда ТР мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.  Татарстанлыларны музей, театр, китапханәләрдә көтеп калачаклар.
Зур чара республикада инде җиденче тапкыр узачак. Бу төннең шигаре – “Сәнгать берләштерә!”. Барлык кунаклар өчен  төрле-төрле кызыклы лекцияләр, күргәзмәләр, мастер-класслар, квестлар, экскурсияләр һ. б. кызыклы чаралар уздырылачак.
“Сәнгать төне” чарасы ел саен узыдырыла. Аның нигезендә мәдәни бирем бирү акциясе уздырыла, аның белән төнге чаралар сериясе төгәлләнә. Ел дәвамында шундый ук чаралардан «Музейда төн», «Театрда төн», «Библиотөн», «Музыка төне» уздырылды.
Республика музейларында, китапханәләрендә зур, мавыктыргыч программа әзерләнә. Бу көнне аларның күбесе төнгә хәтле эшләячәк.
Фото: mincult.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ