Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда тәртип күзәтелде

Сайлаулар уңаеннан, бердәм медиаүзәктә социология фәннәре кандидаты, «Чиста сайлаулар» корпусы» башкарма комитеты әгъзасы Антон Лукаш белән видеоконференция узды. Анда социолог журналистларга дөрес, н...

Сайлаулар уңаеннан, бердәм медиаүзәктә социология фәннәре кандидаты, «Чиста сайлаулар» корпусы» башкарма комитеты әгъзасы Антон Лукаш белән видеоконференция узды. Анда социолог журналистларга дөрес, нигезле яңалыкларның ялганнан ничек аерырга мөмкин булуы турында сөйләде.
-Аны аеруы бик җиңел, - диде галим. – Моның өчен сайлау кануннарының хокукый нигезләрен генә өйрәнергә кирәк. “Чиста сайлаулар” корпусы сәяси партияләрдән нәкъ менә шул ягы белән аерыла. Ул мәгълүм бер партиянең сәясәтен уздыру хакына “лирик чигенүләргә” бармый. Төрле ялгышуларга хокукый бәя бирә белә. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча, урынга барып, кимчелекләрне төзәтү – менә ул безнең корпусның төп эшләү рәвеше. Теләсә-кемнең сайлаулар барышына тыгылып, белер-белмәс көйгә, аның эшенә тыкшынып йөрергә хокукы юк. Татарстанда бернинди дә хокукый тәртип бозулар күзәтелмәде. Без моның шулай икәнлеген урыннарда күрдек.


Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ