Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда «Туган тел» Бөтенроссия мастер-классы конкурсы узачак

22 марттан 24 мартка кадәр Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында (Казан шәһәре, Универсиада авылы территориясе, 35 йорт) «Туган тел» туган тел һәм әдәбият укытучыларыны...

22 марттан 24 мартка кадәр Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында (Казан шәһәре, Универсиада авылы территориясе, 35 йорт) «Туган тел» туган тел һәм әдәбият укытучыларының Бөтенроссия конкурсының йомгаклау өлеше үтәчәк.
Конкурс Россия һәм Татарстан халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклап калу һәм үстерү, туган тел укытучыларының статусын күтәрү, педагогик тәҗрибәне һәм һөнәри осталыкны тарату максаты белән үткәрелә.
Конкурсның читтән торып этабында Татарстан муниципаль районнарыннан 78 педагог һәм Россия Федерациясе субъектларыннан 17 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты. Йомгаклау этабына 50 туган тел һәм әдәбият укытучысы, шул исәптән 17  татар теле, 10  рус теле, 6  чуваш , 4  мари, 2  мордва теле һәм Россия Федерациясе субъектларыннан 10 татар теле һәм әдәбияты укытучылары узды.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2021 елның 24 мартында академия базасында 9.00 сәгатьтә булачак.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Чыганак: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ