Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстандагы үзмәшгульләр яңа салымның өстенлекләре турында сөйләде

Татарстандагы үзмәшгульләр яңа салым режимының төп өстенлекләре буларак рәсми һәм гадел эшләү мөмкинлеген атады. Бу хакта алар “Татар-информ”га биргән интервьюда сөйләде.“Минем өчен үзмәшгуль булып те...


Татарстандагы үзмәшгульләр яңа салым режимының төп өстенлекләре буларак рәсми һәм гадел эшләү мөмкинлеген атады. Бу хакта алар “Татар-информ”га биргән интервьюда сөйләде.
“Минем өчен үзмәшгуль булып теркәлү-теркәлмәү мәсьәләсе бөтенләй булмады. Мин һәрвакыт законлы рәвештә эшләргә теләдем. Мин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда катнаштым һәм яңа салым кертелгәч, беренче көннәрдә үк теркәлдем. Чөнки намуслы эшләргә һәм салымнар түләргә телим”, - диде бизәүче кондитер Зөлфия Фәйзрахманова.

Зөлфия Фәйзрахмановага 57 яшь. Ашарга әзерләү аны 12 яшендә үк кызыксындыра башлаган. Әмма заказга әле алты ел элек кенә пешерә башлаган. “Тиздән мин пешергән беренче тортка алты ел була”, - диде кондитер.
“Яңа салым режимы миңа нәрсә бирде? Хәзер мин курыкмыйм. Элек минем “Вконтакте” битендә төркемем бар иде. Бервакыт анда сәер кешеләр яза башлады. Бәлки алар салымчылар белән бәйле дә булмагандыр, әмма мин курыктым һәм төркемне яптым, ди ул.
"Instagramда мин даими клиентларымнан һәм танышларымнан гына заказлар ала идем. Кеше болай гына миңа тортка заказ бирә алмый иде. Хәзер мин тынычлап эшли алам, клиентлар да бик күбәйде. Мин чеклар бирәм һәм кешеләрнең миңа карата ышанычлары тагын да артты”, - дип сөйләде Зөлфия.

Казанда яшәүче тагын бер үзмәшгуль Ольга Ананич та Зөлфия Фәйзрахманова белән килешә. Ул кул эшләре белән шөгыльләнә, чәч җыю өчен фоамираннан һәм атлас тасмалардан аксессуарлар сата. Баллы букетлар һәм конфетлардан композицияләр ясый. Шулай ук бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класслар да уздыра.
“Үзмәшгуль булгач мин моны рәсми төстә эшли алам. Беркем дә мине эшмәкәрлек эшчәнлеге белән законсыз рәвештә шөгыльләнә дип әйтә алмаячак. Бәйләнергә бер сәбәп тә юк – чөнки барысы да гадел һәм рәсми”, - дип сөйләде үзмәшгульлекнең өстенлекләре турында Ольга Ананич.

Ул башта бизнес белән шөгыльләнергә планлаштырмавын да әйтте. Шәхси куллану, үзенең өч кызы өчен генә иҗат иткән. Әмма тора-бара эшләнмәләр арткан һәм аларны каядыр куярга кирәк булган. Шул вакытта ханым аларны сату турында уйлана башлый. Нәкъ шушы вакытта ул яңа салым режимы турында ишетә һәм аны файдаланып карарга тели.
“Минем салым” кушымтасы аша теркәлдем һәм хәзер бу өлкәдә үсеш кичерәм. Ярминкәләрдә, маркетларда катнашам, шәхси туган көннәрдә һәм корпоративларда балалар һәм олылар өчен мастер-класслар уздырам”, - диде Ольга Ананич.

Һөнәри керемгә яки үзмәшгульләргә салым Татарстанда быелның гыйнварыннан барлыкка килде. Аңа республикада яшәүче 32 мең кеше күчкән. Гражданин заказчылардан турыдан-туры акча ала һәм хезмәт килешүе буенча хезмәткәрләр ялламый икән, ул яңа салым режимын сайлый ала. Салым режимы Татарстаннан тыш Мәскәүдә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә тест рәвешендә эшли.
Үзмәшгуль юридик затлар белән эшләгән очракта кеременең 6 процентын түли. Алмашка ул 2 процент күләмендә салым вычеты ала, әмма бу 10 меңнән артык булмый. Әгәр үзмәшгуль физик затлар белән эшли икән, ул кеременең 4 процентын дәүләткә бирә һәм 1 процент күләмендә вычет кайтара ала. Еллык кереме 2,4 миллионнан артып китсә, үзмәшгуль шәхси эшмәкәр буларак теркәлергә һәм НДФЛ түләргә тиеш була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ