Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанлылар кабат җиңүче!

Җир шарында экология көнүзәк мәсьәләгә әйләнеп бара. Бу хакта озаклап  сөйләшергә, бәхәсләшергә була. Һәм бу – дәвамлы, актуаль темаларның берсе. Яшь буын вәкилләренең  дә әлеге сөйләшүгә ак...

Җир шарында экология көнүзәк мәсьәләгә әйләнеп бара. Бу хакта озаклап  сөйләшергә, бәхәсләшергә була. Һәм бу – дәвамлы, актуаль темаларның берсе. Яшь буын вәкилләренең  дә әлеге сөйләшүгә актив тартылуы табигый. Ставропольдәге  Төньяк Кавказ федераль университетында узган мәктәп  укучыларының Бөтенроссия экологик олимпиадасы да шуңа бер дәлил.
Бәйгедә илнең 70 кә якын төбәгеннән 300 укучы катнашып, шуның 36 сы татарстанлы иде. Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Бөгелмә шәһәрләре мәктәпләреннән катнашкан укучыларның  3 се җиңү яулавы, 15 е призлы урыннарга лаек булуы яшь якташларыбызның экология мәсьәләләре буенча җитди кызыксынуы хакында сөйли.
 Алай гына да түгел, бәйгедә катнашучыларның экологиягә бернинди дә кагылышы булмаган, әйтик, Казан Суворов училищесы, киң профильле полилингваль  гимназия, Н. И. Лобачевский исемендәге лицей,  немец һәм  инглиз телләрен  тирәнтен өйрәнүче  мәктәпләрдә укулары игьтибарны җәлеп итә. «Нинди һава сулыйбыз, нәрсә ашыйбыз, нинди су эчәбез болар барысы да, соңгы чиктә, экология белән бәйле мәсьәләләрне ничек хәл итүебезгә бәйле булачак.  Экология дөнья халыкларының уртак эшенә әйләнеп бара», – диләр бәйгедә катнашучылар.
                                         Альберт ЗАҺИРОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ