Дәүләтчелегебезне торгызу юлында

Рамил СӨЛӘЙМАНОВ,

Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Искәрмә: Төрки-татар дәүләтен төзү проектларын «Россия тарихы»ннан 1917 –1920 еллардагы вакыйгаларны өйрәнгәннән соң, җирле шарларга бәйләп аңлату отышлырак булыр, минемчә. Дәрес эшкәртмәсе IX – XI сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә.

Максат: ТАССР төзү өчен милли-сәяси көрәш барышын, оешу тарихын һәм тарихи әһәмиятен өйрәнү.

Бурычлар:

– укучыларны Идел-Урал арасында яшәгән татар-төрки халыкларының үз милли дәүләтләрен төзү өчен көрәш барышы белән таныштыру;

– Эчке Россия һәм Себер мөселман халыкларының милли-мәдәни автономиясе, Идел-Урал штаты, Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасы, ТАССР проектларын өйрәнеп, фикер алышу;

– дәүләт төзү проектларын тормышка ашыру мөмкинлекләрен Россия тарихы белән бәйләп аңлату;

– ТАССР төзелүнең тарихи әһәмиятен укучылар аңына җиткерү;

– республика тарихына, милли дәүләт төзүче көрәшчеләребез эшчәнлегенә укучыларда горурлык хисе тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Җиһазлау: компьютер, экран, презентация, портретлар, документлар, ТАССР картасы, дәреслек (Галләмова Ә.Г., Иванов А.А., Пискарев В.И., Солтанбәков Б.Ф. Татарстан һәм татар халкы тарихы. XX –XXI гасыр башы: татар урта гомум белем бирү мәтәбенең 11 нче сыйныфы өчен уку ярдәмлеге. – Казан: Хәтер, 2009).

Дәрес барышы

  1. Оештыру-максат кую өлеше

Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Исәнмесез! (Экранга «ТАССР оешуга – 100 ел!» логотибы чыгарыла.) 1 нче слайд Бу рәсем-логотипка карап, нинди мәгълүмат ала алабыз?

Укучылар. Тиздән ТАССР оешуга 100 ел буласын.

Укытучы. Әйе, бу көннәрдә республикабызның барлык мәктәпләрендә Татарстан Президенты Р.Миңнеханов Указы нигезендә, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны билгеләп үтүгә әзерлек эшләре бара. 2020 елның 27 маенда ТАССР оешу турында декретка кул куелуга төп-төгәл бер гасыр булачак. Бүгенге дәресебезнең темасын «Дәүләтчелегебезне торгызу өчен көрәш юлында» дип дәфтәрләрегезгә язып куегыз. Дәрес барышында үзегезгә билгеле булмаган материалларны, фактларны төркәп баруыгызны сорыйм. Дәрес темасына игътибар итегез һәм дәресебезнең максатын бергәләп билгеләп карыйк.

Укучылар. «Милли көрәш барышы» логотибыннан аңлашылганча, ТАССРның оешу тарихын өйрәнү һәм һәрбер вакыйганың тарихи әһәмиятен ачыклау.

Укытучы. Бик тә дөрес. Бүгенге дәресебез милли дәүләт төзелеше проектларын өйрәнүгә багышлана. Проектларның асылына төшенер өчен җәмгыять белеменнән алган белемнәрегезне (аерым алганда, «федерация», «автономия», «республика» төшенчәләренә кагылышлыларын), Россия тарихыннан вакыйгалар барышын искә төшереп барырсыз. Дәрестә «Фикер көрәше» технологиясе гамәлдә булачак, шунлыктан дәрес азагында актив укучыларга билгеләр куелачак, белемнәрегез бәяләнәчәк.

  1. Белемнәрне актуальләштерү

Укытучы. Әйдәгез, 100 ел элек булган вакыйгаларга сәяхәт итик. «Россия тарихы» курсыннан алган белемнәрегезне искә төшереп, «Россиядә яшәгән халыкларга үз милли дәүләтләрен төзү өчен кайчан шартлар туа?» дигән сорауга җавап эзлик. (Укучылар мөстәкыйль яки төркемнәрдә эшли. Җаваплары түбәндәгеләр яки башкалар булырга мөмкин.)

Укучылар.

1905 елның 17 октябре Манифесты игълан иткән демократик ирек татар милли хәрәкәтенең уянуына китерә.

– Февраль революциясе нәтиҗәсендә монархия яшәүдән туктый, һәм илдә дәүләт төзелеше формалары төп сәяси көрәш үзәгенә әверелә.

– Милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы игълан ителүе, милләтләрне һәм сәяси төркемнәрне үз милли дәүләт төзү көрәшенә этәргеч бирә.

          III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Укытучы. Димәк, Февраль революциясе Россиядә яшәгән милләтләргә үз милли дәүләт берләшмәләрен төзү өчен шартлар тудыра, сәяси төркемнәр үз дәүләт төзелеше проектларын тәкъдим итә. Ә хәзер экранда, хронологик вакыйгалар барышын өйрәник. 3 нче слайд

  1. Казанда Мөселман укытучылар корылтае, экстерриториаль автономия белән берлектә, федератив республика төзүне тәкьдим итә (1917 елның апреле).
  2. I Бөтенроссия мөселманнар корылтае делегатлары унитар, федератив, милли-мәдәни автономияләрен тәкъдим итә (1917 елның мае, Мәскәү).
  3. II Бөтенроссия мөселманнар корылтае, I Бөтенроссия мөселман хәрбиләр корылтае, Бөтенроссия мөселман руханилары корылтаеның берләштерелгән утырышларында Эчке Россия һәм Себер мөселман халыкларының милли-мәдәни автономиясен төзү карары кабул ителә. (1917 елның июле).

Укытучы. Экрандагы вакыйгаларга игътибар итеп, түбәндәге сорауларга җавап бирегез. 4 нче слайд

  1. Корылтайлар тарафыннан тәкъдим ителгән проектларда нинди дәүләт төзелешләре тәкъдим ителә?
  2. Тәкъдим ителгән проектларны тормышка ашыру мөмкин идеме?

(Укучылар белән фикер алышу үткәрелә. Вакытлы хөкүмәт кризисы шартларында Идел-Себер территориясендә яшәгән барлык халыкларның да фикерен исәпкә алмыйча, сәяси-фикер, эчке каршылыклар барышында аерым дәүләт төзү мөмкин түгел иде дигән нәтиҗә ясала.)

Укытучы. Игътибар – экранга. Икенче проектны өйрәнәбез. 5 нче слайд

Садри Максуди җитәкчелегендәге Милли Мәҗлес «Идел-Урал штаты» дип аталган территориаль автономия проектын тормышка ашыра башлый (Уфа, 1917 елның ноябре). Милли Мәҗлеснең 1917 елның 29 ноябрендә кабул иткән карарында «Идел-Урал штаты – демократик республика, башка штатлар белән берлектә Россия Федерациясе составына керә.

Идел-Урал штаты (республикасы) составына Казан, Уфа, Оренбург, Пермь, Вятка, Самара, Пенза, Әстерхан, Түбән Новгород җирләренең төрки-татарлар яшәгән җирләре кертеләчәк» дип игълан ителә.

Милли идарә составына Садри Максуди (рәис), Галимжан Баруди (мөфти), Ильяс Алкин (финанс нәзарәте), Н.Корбангалиев (мәгариф нәзарәте) һ. б. керә. Коллегия составына татар-милли хәрәкәтенең төрле карашларын чагылдырган Галимжан Шәрәф, Фатих Сәйфи, Сәләх Атнагулов, Газиз Гобәйдуллин, Нәҗип Хәлфиннәр тәкъдим ителә.

Укытучы. Икенче проект белән танышып чыккач, түбәндәге сорауларга җаваплар бирегез һәм җавапларыгызны дәлилләгез. 6 нчы слайд

  1. Октябрь революциясе илдә «хакимият – Советларныкы» дип игълан иткән шартларда «Идел-Урал штаты» проекты тормышка ашырылырга мөмкин идеме?
  2. «Корылтай» газетасы: «Исламның татар милләте белән берлектәге эшчәнлеге – яңа туып килә торган төрки-татар мөселман штатларының уңышлы үсеше нигезе», – дип яза. Әлеге җөмләнең эчтәлеген ничек аңлыйсыз? (Укучылар үзара фикер алышып, сорауларга җаваплар бирәләр.)

Укытучы. Идел-Урал штаты язмышын белергә телисезме? 7 нче слайд

1918 елның башында коллегия Уфадан Казанга күченеп килә. Казан шәһәре ике өлешкә бүленә: большевистик Казан Советы урнашкан руслар өлешенә һәм милли республика яклы Татар бистәсенә. Мөселман хәрби корылтае лидерлары 1918 елның 1 мартында Казанның театр мәйданында Идел-Урал штаты төзелүне игълан итәргә була. Казан Эшче, солдат һәм крестьян депутатлары Советы, милли республиканы игълан иттермәс өчен, корылтай җитәкчеләрен кулга ала. Корылтай делегатлары, Казанның Болак арты өлешенә күчеп, Болак арты республикасы оештыралар һәм хәрби бәрелешкә әзерләнәләр. 1 апрельдә Болак арты республикасы яшәүдән туктый, җитәкчеләре кулга алына, мөселман хәрби отрядлары Казан хәрби округына тапшырыла. Нәтиҗәдә, Идел-Урал штаты яшәүдән туктый. Ә хәзер экраннан өченче проект белән танышабыз. Ул «Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасы» дип атала. 8 нче слайд

1918 елның 22 мартында Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасы турында Нигезләмә басылып чыга. Ул РСФСР Милләтләр халык комиссариаты тарафыннан Үзәк мөселман комиссариаты катнашында эшләнә. ТБССР чикләре нигездә Идел-Урал штаты чикләре белән туры килә. Учредительләр съезды чакыру көне итеп 1918 елның 13 декабре билгеләнә.

Төрки-татар милли хәрәкәте Совет хакимиятенең ТБССР төзелү вәгъдәсенә ышана. Ләкин РСФСР Милләтләр халык комиссариатының (И.В.Сталин) һәм Үзәк мөселман комиссариатының (М.Вахитов) 1918 елның 25 апреле карары нигезендә Мәскәү Милли Советы белән бәйле оешмалар ябыла: ә аның мөлкәте, капиталы, биналары, документлары Үзәк мөселман комиссариаты карамагына тапшырыла. Бу гамәлләр нәтиҗәсендә, милли дәүләт төзелеше тарафдарларының бер өлеше аклар лагерена күчәргә мәҗбүр ителә.

Укытучы. Өченче проект белән танышып чыкканнан соң, түбәндәге сорауларга җавап бирегез. 9 нчы слайд

  1. ТБССР проекты ни өчен тормышка ашырылмый?
  2. Милли дәүләт төзелешен хәл итмәүне гражданнар сугышы сәбәпләренең берсе дип атап буламы? (Укучылар белән фикерләр алышып, сорауларга җавап бирелә.)

Физкультминутка.

Укытучы. 1918 елның җәендә илдә гражданнар сугышы башлана. Сугыш шартларында ТБССР проектын тормышка ашыру мөмкин булмый.

1919 елның 22 ноябреннән алып 3 декабрьгә кадәр Мәскәүдә Көнчыгыш халыклары коммунистлар оешмаларының II Бөтенроссия съезды эшли. Анда ТБССР проектын тормышка ашыру өчен ревком сайлана. Ләкин башкорт делегатлары берләштерелгән республика төзүгә каршы чыга. 1919 елның 13 декабрендә В.И.Ленин ТБССР оештыру Нигезләмәсен туктата. 1920 елның 26 гыйнварында РКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросы, Татар Социалистик Совет Республикасы төзүне хуплап, оештыру комиссиясен билгели. Ниһаять, 1920 елның 27 маенда М.И.Калинин, В.И.Ленин һәм А.С.Енукидзе «Автономияле Татарстан Социалистик Совет  Республикасы турында»гы декретка кул куялар. 10 нчы слайд

Республиканың территориясе 67,8 мең кв. км, халкы 2,9 млн. кеше исәпләнә, шуларның 51 процентын – татарлар, 39,2 процентын руслар тәшкил итә. Бу территория  татар халкының тарихи ватаны булган Идел-Урал буендагы чын территориясеннән шактыйга ким. Татар халкы җирләренең шактый өлеше рус губерналары составында калдырыла. 11 нче слайд

Республикада хакимият жирле Эшче, крестьян һәм кызылармияче депутатлар Советы, ТАССР Үзәк Башкарма Комитетына (рәисе –Борһан Мансуров) һәм Халык комиссарлары Советына (рәисе – Сәхипгәрәй Сәетгалиев) тапшырыла. 12 нче слайд Эчке эшләр, юстиция, җир эшкәртү, мәгариф, сәләмәтлекне саклау, социаль тәэминат халык комиссарлары үз гамәлләрендә автономия статусына ия була һәм ТАССР  Үзәк Башкарма Комитеты алдында җавап бирә. Чит илләр белән багланышлар, тышкы сәүдә, финанс мәсьәләләре РСФСР үзәк органнары функциясенә керә.

Укытучы. Укучылар, ничек уйлыйсыз: нигә Халык Комиссарлары Советы ТБССР төзү проектын тормышка ашырмаган икән? 13 нче слайд Татарлар яшәгән күпчелек җирләр республика составына кертелмәсә дә, татар җәмәгатьчелеге нигә ТАССР төзелүне уңай кабул итә? Гомуми кулланышта булган «автономия» төшенчәсе «совет автономиясе» төшенчәсе эчтәлегеннән аерыламы? (Укучылар белән фикерләр алышына, сорауларга җаваплар бирелә.)

Укытучы. 1920 елның 25 июнендә Казан губерна башкарма комитеты хакимиятне Вакытлы Революцион Комитетка тапшыра. 14 нче слайд Казан һәм волость үзәкләрендә халык бәйрәм итә. Бу көн тарихка ТАССР төзелү көне буларак тарих битләренә язылып кала.

1920 елның 26 – 27 сентябрендә  Эшче, кызыл армияче һәм крестьян Совететларының Учредительләр съезды республиканың законлы хакимият органнарын сайлый. 15 нче слайд Съезд республиканың закон чыгару, башкарма, контрольлек итү, боеру органы – Үзәк Башкарма Комитетын (59 кеше, рәисе – Борһан Мансуров), башкарма орган, хөкүмәтне – Халык Комисарлары Советын (15 кеше, рәисе – Сәхипгәрәй Сәетгалиев) оештыра. Нәтиҗәдә, РСФСР составында ТАССР дигән автономияле республика барлыкка килә.

  1. IV. Яңа материалны ныгыту

Укытучы. Укучылар, ТАССР төзелү тарихы, дәүләтчелегебезне төзү проектлары белән танышып чыктык.

Идел-Урал Республикасы, Татар-Башкорт Республикасы Россия Совет Федерациясе белән федератив мөнәсәбәтләргә керә торган Совет республикасы буларак планлаштырыла. Республиканың үз партиясе, парламенты, үз гаскәре, үз гражданлыгы булырга тиеш дип уйланыла. Менә ни өчен  РСФСР җитәкчелеге бу проектларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирми.

ТАССР проекты татар комунистлары тарафыннан партия дисциплинасы кысаларында эшләнә. Хакимият тарафыннан бары тик хезмәт ияләре кулында һәм партия контролендә булган атеистик җәмгыять төзү бурычы куела. Хокуклары, җирләре киселгән, Мәскәүгә буйсындырылган «автономия» – РСФСР составында ТАССР төзелә. Шулай итеп кенә төзелсә дә, ТАССР төзелүнең тарихи әһәмияте бик зур була. Ни өчен дип уйлыйсыз? Әйдәгез, бергәләп фикерләшеп алыйк. (Укучыларның җаваплары тыңлана һәм бергәләп нәтиҗә ясала.)

Укытучы. Әйткән фикерләрегезне гомумиләштереп әйтсәк, беренчедән, татар милли хәрәкәте беренчеләрдән булып Россиянең федерация булырга тиешлеге һәм бу федерациядә татарларның автономияле дәүләтчелеге турында мәсьәлә күтәрә һәм ТАССР формасында үз дәүләтен торгызуга ирешә. Икенчедән, татар халкының милли-мәдәни үзәге барлыкка килә. Өченчедән, 1990 елның 30 августына кадәр яшәгән ТАССР – бүгенге Татарстанның тарихи, социаль-икътисади, сәяси, мәдәни башлангычы. Бу чорда яшәгән, көрәшкән һәм хезмәт иткән кешеләр батырлыгы каршында баш иябез. Киләчәгебезгә нигез салган ТАССР тарихын хөрмәт белән өйрәнәбез.

Укытучы. Укучылар, игътибарыгызны экранга юнәлтегез әле. Татарстанның бер гасырлык яшәү дәверендәге герб һәм флаг тасвирламалары белән экраннан укып, танышыйк әле. 16 – 20 нче слайдлар

  1. Рефлексия
  2. Өй эше

Дәреслектәге 7 нче параграфны укырга. 1 – 6 нчы сорауларга телдән җаваплар әзерләргә. «Дәүләтчелебезне булдыруда актив катнашкан берәр күренекле шәхес турында эссе язарга.

  1. Дәресне йомгаклау

«Фикер көрәше»ндә актив булган укучыларга билгеләр кую.

 

Добавить комментарий