Дәреслекләр авторы, методист Роза Хәйдәрова

Айсылу ӘХМӘТШИНА,

Әгерҗе районы Шаршады башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы директоры, I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Педагогик стажы – 24 ел.

Миңа татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып озак еллар рус һәм мари мәктәпләрендә укытырга туры килде. Укыту дәверендә беренче тапкыр Роза Зәки кызы Хәйдәрова дәреслекләре белән эшләргә туры килде. Чираттагы курсларда әлеге олы шәхес белән очрашу да насыйп булды. Роза Зәкиевнаны күрү белән мин анын талантына гашыйк булдым. Аның лекцияләреннән соң, канатланып кайтып, дәресләремне үткәрә идем. Чыннан да, укучыларымның укырга теләкләре көннән-көн арта иде, беркемнең дә татар теленә тискәре карашы тумады. Бу дәреслекләрнең дөрес, аңлаешлы төзелүе нәтиҗәсе дип уйлыйм мин. Һәм бүгенге язмам да шул мәгърифәт өлкәсендәге могтәбәр шәхес – педагогика фәннәре кандидаты, мәгариф отличнигы Роза Зәки кызы Хәйдәровага багышлыйм.

Роза Зәки кызы 1953 елның 26 августында Актаныш районы Теләкәй авылында туа. 1969 елда – Теләкәй урта мәктәбен, 1973 елда Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. 1978 елда Казан дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты укытучысы дигән белгечлек ала, ә 1984 елда исә Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый. Укытучы-галимәнең фәнни-педагогик эшчәнлеге гаять киңкырлы. Ул хезмәт юлын Актаныш районы Теләкәй мәктәбендә (1978 – 1986), Мөслим районында (1986 – 1987) тарих, татар теле һәм әдәбияты укытудан башлап җибәрә. Роза Зәкиевна – Чаллы шәһәренең Автозавод районы мәгариф бүлегендә методист, Чаллы шәһәрендә укытучыларның өзлексез белем күтәрү институтында милли мәгариф факультеты деканы (1992 –1996), педагогика һәм психология кафедрасы мөдире, телләрне коммуникатив технология нигезендә өйрәнү лабораториясе мөдире (1988 – 1999), филология кафедрасы мөдире (2002–2010), доцент (2003), Чаллы социаль педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының «Рус телле балаларга татар теле укытуның теоретик һәм методик нигезләре» лабораториясе мөдире (2011).

МР.З.Хәйдәрова Татарстан Мәгариф һәм министрлыгы тарафыннан Мактау грамоталары белән бүләкләнә (1991, 1998). 1994 елда – халык мәгарифе отличнигы, ә 2004 елда «Татарстанның атказанган укытучысы» исеме бирелә. Ул – педагогика фәннәре кандидаты. 1999 елда «Коммуникатив принципларның рус телле укучылар өчен төзелгән татар теле дәреслекләрендә чагылышы» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 2002 елдан Р.Хәйдәрова– ИНПОның филология кафедрасы җитәкчесе. 27 ел ул мәгариф өлкәсенә багышлый. Роза Зәки кызы – Чаллы Өзлексез педагогик белем бирү институтының гыйльми советы, «Фән һәм мәктәп» журналы әгъзасы. Рус телле балаларны татар теленә коммуникатив технология нигезендә өйрәтү буенча фәнни-методик тикшерү, шул юнәлештә укыту-методик комплектлар, методик әсбаплар әзерләү аның фәнни-педагогик эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып тора. Роза Зәки кызының фәнни-методик эшчәнлеге, татар мәктәпләрендә укыту-тәрбия эшен тирәнтен белүе аңа милли мәгариф системасы үсешенә җитди өлеш кертергә мөмкинлек бирә. Р.З.Хәйдәрова республикада беренче тапкыр «Рус телле укучыларны татар теленә өйрәтүнең психологик һәм педагогик нигезләре» дип исемләнгән 72 сәгатьлек махсус курс эшли. 1992 елдан ул укытучыларның иҗади төркемнәрен оештырып, рус балаларына татар телен өйрәтү буенча укыту-методик комплекслары төзү эшен башлап җибәрә. Р.З.Хәйдәрова – укыту-методик проблемаларга багышланган 42 хезмәт авторы. Ул I – VII сыйныфлар өчен УМК төзи. Әлеге комплекс үз эченә һәр сыйныф өчен дәреслек, укытучы өчен методик ярдәмлек, дәресләрнең тематик планын ала. Дәреслекләрнең нигезендә коммуникатив-үстерелешле концепция ята.

Р.З.Хәйдәрова рус укучыларына татар әдәбиятын укыту буенча төзелгән программалар конкурсында да катнаша. Р.Л.Малафеева белән бергәлектә төзелгән әлеге программа ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рус төркемнәрендә укыту өчен тәкъдим ителгән. Соңгы дистә ел эчендә матбугат битләрендә  Р.Хәйдәрованың дәрес структурасы, дәресне анализлау, дәрестә укытучы шәхесе, уку-укыту процессында заманча технологияләр куллану,дәрес материалын үзләштерүдә метод һәм алымнарның эффектлылыгы проблемаларын яктырткан дистәләрчә мәкаләсе дөнья күрде.

Р.Хәйдәрова – рус һәм башка милләт балаларын татар теленә өйрәтү өлкәсендә актив эшләүче авторларның берсе. Ул I – XI сыйныф укучылары өчен татар теле дәреслекләре төзи. Бу китаплар барысы да Р.З.Хәйдәрованың уку-укыту өлкәсендәге күпьеллык тәҗрибәсе нәтиҗәсендә язылган. Аның башлангыч сыйныфларга адресланган дәреслекләре коммуникатив принципка корылган: автор биремнәрне төрләндерергә, аларны кызыклы формада бирергә омтылган.Р.З. Хәйдәрованың урта һәм югары сыйныфлар өчен төзелгән дәреслекләре тема төрлелеге белән аерылып тора. Автор башта текст тәкъдим итә. Аннары шул текстны ныгыту юнәлешендә эш алып бара. Мисал өчен, текстка карата диалог төзү, сорауларга җавап бирү, диалогны рольләргә бүлеп уку һәм сәхнәләштерү кебек биремнәр тәкъдим ителә. Шул рәвешчә башта сөйләм күнекмәләрен формалаштыру этабы бара, аннары сөйләм күнекмәләрен камилләштерү өлеше башлана.Ахырда диалогик һәм монологик сөйләм буенча биремнәр карала. Р.З. Хәйдәрова дәресләр арасында тыгыз бәйләнеш сакларга,укыту процессын системалы һәм эзлекле, цикллы алып барырга омтыла. Дәреслекләренең уңай ягы шунда: яңа текстны үзләштерүгә әзерлек ике-өч дәрес алдан башлана (текст алды этабы), аннары гына таныш сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләр өйрәнгән яңа текст бирелә (текст этабы). Текст белән танышудан соңгы этапта алган белемнәрне, әлеге текст нигезендә үзләштерелгән грамматик формаларны ныгытуга зур игътибар ителә. Бу – башлангыч, V – VII сыйныфлар өчен уңышлы алым. Р.З.Хәйдәрова дәреслекләрендә урын алган текстлар укучының яшь үзенчәлекләрен, тәрбияви моментларны истә тотып сайланган. Автор дәреслекләрендә сөйләм күнекмәләрен формалаштыру һәм камилләштерү, диалогик һәм монологик сөйләмне үзләштерү этапларына җитди һәм системалы якын килә. Текст белән эш,бәйләнешле сөйләм үстерү көчле куелган. Гомумән, Р.З.Хәйдәрова төзегән дәреслекләр укытучылар тарафыннан бүгенге көндә иң уңышлы дәреслекләрнең берсе итеп бәяләнә. Р.З.Хәйдәрованың Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина белән берлектә рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында татар телен өйрәнүчеләр өчен төзелгән һәм «Күңелле татар теле» сериясе астында дөнья күргән дәреслекләре – бүгенге көндә иң актив кулланылучы уку әсбапларының берсе. Бу дәреслекләр Е.И.Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнгән. Әлеге зур форматлы, матур дәреслекләргә, белем һәм күнекмәләрне ныгыту максатыннан, эш дәфтәрләре дә төзелгән. Укытучыга ярдәмгә методик кулланмалар да эшләнгән. Алар барысы бергә рус телле балаларны татар теленә өйрәтүне максат итеп куйган УМК тәшкил итә. Үзләренең төп максатларын авторлар «телне аралашу чарасы буларак үзләштерүне тәэмин итү, көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру» дип билгелиләр. «Күңелле татар теле» сериясендә дөнья күргән УМКларның беренчел максаты – укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру. Бу әсбаплар телне аралашу аша, актив фикерләп өйрәнү, укыту процессын шәхси индивидуальләштерү, телне функциональ төстә өйрәнү кебек принципларга корылган. УМК өчен материал укучыларның яшь үзенчәлекләрен, аларның аралашу даирәләрен исәпкә алып сайланган. Р.З.Хәйдәрова бүгенге көндә дә уку-укыту процессы, белем бирүне камилләштерү, хәзерге заман дәресенең педагогик-психологик, методик, технологик аспектлары һәм башка бик күп юнәлешләрдә эшләвен, эзләнү-тикшеренүләрен дәвам иттерә. Аның татар мәгарифе өлкәсенә керткән өлеше зур бәягә лаек, һәм ул алга таба эзләнү-тикшеренүләр өчен дә ныклы нигез булып тора.

 

Добавить комментарий