Гариф Ахунов әсәрләрендә фразеологизм, афоризм, сынландыру, чагыштырулар

Эльвира ГОБӘЙДУЛЛИНА,

Арча районы Шушмабаш урта гомуми белем  мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Болын–чәчәксез, тел бизәксез булмас.

Мәкаль

Татар әдәбияты– меңьеллык әдәби мирасы, бай язу культурасы, стиль үзенчәлекләре, жанрлар төрлелеге белән бөтен дөнья мәдәниятенә зур өлеш керткән әдәбият. Менә шушы бай мираслы әдәбиятка үзеннән зур көч куйган әдипләр арасында минем якташым–язучы Гариф Ахунов та бар.

Прозаик, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахунов (Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов) 1925 елның 18 сентябрендә Татарстанның Арча районы Өчиле авылында (хәзерге вакытта ул авыл юк)   туа. Аның әтисе Ахунҗан абзый, авылның беренче совет активистларыннан булып, күмәкләшү чорында ярлы крестьяннар арасында зур оештыру эшләре алып бара һәм шул эшләре өчен 1931 елда кулаклар тарафыннан үтерелә. Әтисез калган дүрт баланы әниләре карап үстерә. Күрше Казанбаш авылы мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң, Гариф 1940 елда Арча педагогия училищесына укырга керә. Ләкин Бөек Ватан сугышы башланып, гаиләнең хәле бик мөшкелләнгәч, Гариф ихтыярсыз эшләнгән  «җинаяте»  –колхоз кырыннан өенә рөхсәтсез бер күтәрәм бәрәңге алып кайткан өчен,  хөкемгә тартылып, өч елга ирегеннән мәхрүм ителә. Яшүсмер егет хөкем мөддәтен Ерак Көнчыгышта хезмәт белән төзәтү лагеренда уза. Кайткач, 1946 елның көзеннән училищеда өзелгән укуын дәвам иттереп, 1947 елда аны тәмамлап чыга. Аннары, Казанга килеп, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.

Г.Ахуновның язучы буларак беренче иҗат тәҗрибәләре дә  студент  елларына туры килә. 1951 елда «Үсү юлы» альманахында яшь авторның «Галләм сорау бирә» исемле тәүге хикәясе басылып чыга. Ул шулай ук газета-журналларда очерклары, рецензия һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән күренә башлый. Шул ук 1951 елда, университетның соңгы курсында укыган чагында, аны «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә алалар. Мондагы хезмәтен ул университетны тәмамлап чыкканнан соң да дәвам иттерә – алты ел буе анда әдәби хезмәткәр, проза бүлеге мөдире һәм журналның җаваплы сәркатибе вазифаларын башкара. Журналда эшләү яшь каләмнең иҗади сәләтен ачып җибәрүдә һәм әдәби осталыкка өйрәнүдә үзенә күрә бер мәктәп ролен үти. Бу елларда ул күп кенә хикәяләрен, беренче күләмле әсәре булган «Яшьлек яме» (1955) повестен иҗат итә. И.Гази, Г.Әпсәләмов, Ә.Давыдов, Г.Бәширов, Ш.Маннур, С.Баттал кебек танылган язучылар турында әдәби-тәнкыйть мәкаләләре һәм иҗат портретларын бастыра.

1956 елның көзендә Гариф Ахунов Татарстан Язучылар берлеге идарәсе тәкъдиме белән республиканың нефть үзәге Әлмәт шәһәрендә берьеллык иҗади командировкада була, ә 1957 елдан гаиләсе белән бөтенләй шунда күчеп китеп, ун елдан артык нефтьчеләр арасында яши, аларның хезмәт казанышларын һәм көндәлек тормышларын өйрәнә. Шул җанлы тормыш материалы нигезендә әүвәл күпсанлы очерклар, публицистик мәкаләләр, хикәяләр, кечкенә повестьларын яза (җыентыклар: «Еллар чатында», 1959; «Хыялый Хәйрүш егетләре», 1965; повестьлар: «Артышлы тау буенда», 1960; «Канатлар кая илтә?»,1967), аннары зур күләмле әдәби әсәрләреннән «Хәзинә» (1963) һәм «Хуҗалар» (1968) исемле романнарын иҗат итә. Татарстан төбәгендә нефть ятмалары табылудан татар халкының яшәешенә, көнкүрешенә килгән үзгәрешләрне, шул яңача шартларда төрле буын һәм төрле кәсеп ияләре арасында күзәтелгән катлаулы социаль һәм әхлакый мөнәсәбәтләрне реалистик буяуларда сәнгатьчә гәүдәләндергән бу дилогия әдәби җәмәгатьчелектә алтмышынчы еллар татар прозасына яңалык алып килгән, аны яңа тормыш материалы һәм яңа геройлар белән баеткан әсәр итеп бәяләнә. Тиздән роман рус теленә дә тәрҗемә ителә һәм Казан, Мәскәү нәшриятларында кат-кат басылып, Татарстан нефтьчеләрен бөтенсоюз аренасына алып чыга. Дилогиянең аеруча беренче – «Хәзинә» романы популярлык казана. 1977 елда бу роман буенча Свердловск (Екатеринбург) киностудиясендә шул исемдәге нәфис фильм да эшләнә, ә соңрак, 1983 елда, «Кояшның да үз оясы була» дип исемләнгән инсценировка рәвешендә (авторы– М.Шиһапов) К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә куела.

Ни өчен бүген дә Гариф Ахунов иҗаты зур игътибарга лаек? Минемчә, аның һәр әсәре халыкның үзе турында. Ул үзенең туган ягы, туган авылы, аның кешеләре турында чиксез бер ярату белән гаҗәеп матур истәлекләр язып калдырган. Гади авыл халкының катлаулы авыр тормышын чынбарлыктагыча, әмма юмор аша мавыктыргыч һәм гади телдә сурәтләгән. Гариф Ахуновның әсәрләре җиңел укыла, әсәрләрендәге теләсә кайсы образы җанлы булып күз алдына килеп  баса.

Стиль сүзе телнең нинди максатларда һәм ничек кулланылышын белдерә. Язучы, үз әсәренең үзенчәлекләреннән чыгып, төрле тел чараларын сайлый һәм аларны үзе теләгәнчә файдалана. Сүзләр мәгънәви яктан күптөрле. Үзләре үк образга әйләнгәннәре (символлар), күчерелмә мәгънәлеләре (метафора, метонимия, сынландыру, гипербола, юмор), предметлы сурәтләү чаралары (синонимнар, антонимнар, эпитет, чагыштыру), әдәби нормаларга туры килмәгән лексик чаралар (диалекталь, гади сөйләм, арго һәм жаргон сүзләр, варваризмнар) бар. Телдә фразеологизмнар да иркен кулланыла. Гариф Ахунов – әнә шул тел-стиль чараларына җан кертеп, аларны иң оста кулланып язучыларның берсе.

Телдәге сүзләр беркайчан да аерым гына яшәмиләр. Алар, үзләрен чолгап алган сүзләр белән бәйләнешкә кереп, төрле үзгәрешләр кичерәләр, күренешләрне тулырак чагылдыралар, сөйләмгә матурлык өстиләр, аны җанландырып җибәрәләр. Фразеологизмнар – сөйләм телен баетучы тотрыклы сүзтезмәләр. Алар ярдәмендә әдәби әсәрнең сыгылмалылыгы арта, сөйләм образлырак, тәэсирлерәк була, мәгънә тирәнлеге көчәя. Моңа түбәндәге мисаллар дәлил:

1.​ Бу аның бәгыренә пычак кадаганнан ким булмады (“авыр сүз әйтү” мәгънәсендә) .(“Зәңгәр-гашыйклар төсе”, 90 нчы бит)

2. Ул аның койрык тайдырырга маташуын аңлап алып, кинаяле дә, наян тавыш белән:

— Әй тәти егет, кая качасың?–диде  (тизрәк китү” мәгънәсендә).

3. Художник өлгер, мәйтәм, эшне коры тоткан (тиз башкару )! ( “Әлмәт утлары”)

4. Менә син, авыртмас башка тиме тарак,–дип,үзалдына моңаеп уйга калды мөгаллим (көтмәгәндә килгән борчу).

5.​  Менә безнең белән берәр ай гына иза чигеп карасын иде ул. Белер иде беленнең ничә тиен торганын ( аңлар иде безнең хәлне).

6. Шуннан шул: трест управляющиен утлы табага бастырдылар (орыштылар) .(“Хазбулатның яңа гадәтләре”)

7. Контор директоры белән аларның, гомумән, борчаклары пешми иде (дус түгелләр).( “Әсмагөл”)

8. Кайгырмагыз, Рәхим абый, чебен дулап тәрәзә ватканы юк әле.

9. Залда энә төртер урын да калмаган иде (буш урын калмаган) .(“Соңарып килгән бәхет”)

10. Эш дигәндә, егетләр алтын куллы безнең (тырыш)!(“Соңарып килгән бәхет”)

11. Нефтьчеләрнең культура сараенда үзешчәннәр белән танышканнан соң, ягъни аларның үзләре бик яратып бии торган татар биюен күздән үткәргәч, Сөбханкуловның йөзе кара көйде (ачуланды).( “Соңарып килгән бәхет”)

12. Рәхим абыйсына күз кысып алды: иштеләр, янәсе, ишәк чумарын (кирәкмәгән эш эшләү)!

13. Тыныч көннәрдә Татьяна Чарскаяның беркайчан да борын салындырып йөргәне булмады (күңелсезләнеп). (“Ут эченнән чыкканда”)

14. Ләкин аның кычкыру түгел, сүз әйтерлек тә хәле юк, тамагына төен утырган иде (елыйсы килү).( “Соңарып килгән бәхет”)

15.​ – Син, җанкисәгем, Яфракҗамал, маеңны гына кабып тор яме (эндәшмә).( “Әлмәт утлары”)

16. Нурми кабарынкы күзләре белән табын өстен бер сөзеп алды (карады) .(“Әлмәт утлары”)

17.​ Килеп төшсен шунда очраклы бер бомба  – еллар буе бөртекләп җыелган сәнгать хәзинәләренең көле күккә очачак (бетәчәк).( “Ут эченнән чыкканда”)

18. Фәттахов, завхоз ярдәмендә, театрның мал-мөлкәтен һәм күз карасы кебек саклап алып килгән акчасын акт белән Сызрань властьларына тапшырды (бик нык саклап).( “Ут эченнән чыкканда”)

19.​ Әйтерсең бер генә кайгысы да юк, дөньясы түгәрәк иде бу кешенең (бәхетле).( “ Әлмәт утлары”)

20.​ …эшләгән эшкә бернинди бәя бирмичә, авызына су кабып тору да кыен (дәшмәү).

21. Ат дагалаганда, кәкре ботыңны китереп кыстырма әле син (сүзгә катышма).(“Хәзинә”)

22.​  Ул ике тәүлек буена керфек тә какмаган иде (йокламаган) .(“Хәзинә”)

23. Монысының талканы бик коры күренә… ( усал) .(“Хәзинә”)

Г.Ахунов әсәрләрендә халыкчан афоризмнар зур урын алып тора. Ул күп кенә әсәрләрендә халык афоризмнарының бер төре булган мәкаль-әйтемнәрне урынлы куллана. Мәсәлән:

1. Узган гомер кире кайтмый сулар кирегә акса да. (“Без бит Арча яклары”)

2. Дөрес сүзгә җавап юк, –дип әйтеп бетерергә өлгермәдем.

3. Борының кыек булса, көзгегә үпкәләмә, дигәннәр… (“Әлмәт утлары”)

4. Кеше сүзе кеше үтерә, дип борынгылар белми әйтмәгәннәр. (“Чәч бөртеге”)

5.Студент вакытта кайбер иптәшләр: “Тиле таш җыя”, дип көлеп тә йөргәннәр иде. (“Хазбулатның яңа гадәтләре”)

6. Өй эшләүнең ние бар: мүклисе дә чутлыйсы, дигәннәр борынгылар. (“Әлмәт утлары”)

7. …туганыңа таян, дусыңа ышанма, күршеңә актык сереңне чыгарып селкемә. (“Без бит Арча яклары”)

8. Шикле шикләнер, чикмәнен бөркәнер, ди. (“Хәзинә”)

9. Сабыр иткән морадына җиткән, диде ул. (“Сабыр табигатьле Сабирҗан”)

10. Ашыккан үзен бетерә, сабыр эшен бетерә, ди ул. (“Авыл түбәсен яба”)

Һәр язучы әсәрләрендә чагыштыруларны яратып куллана. “Чагыштыру – танып белүнең анасы”, дигән борынгылар. Чагыштыру нәтиҗәсендә предметлар һәм күренешләрнең охшаш һәм аермалы якларын ачыклап була.

1.​ Сөмбелнең тал чыбыгыдай зифа буй-сынын, елмайган чакта бит урталары уймакланып бата торган алсу йөзен, томыраеп карый торган шомырт кара күзләрен хыялында тергезгәч, кичләрен клубтан кайтышлый, капка төбендә бер-берсенә сыенышып торган чагында кызның чәчләреннән аңкыган хуш исне кабат тойгандай булып, башы әйләнеп китте, тамак төбенә төен килеп тыгылды…(“Зәңгәр–гашыйклар төсе”)

2. …Сафура ханымның йөзе көл кебек агарды. (“Ут эченнән чыкканда”)

3. Кеше гомеренең биек нокталары була. Әнә шул биеклектән караганда, узган юлың уч төбендәге сызыклар төсле сызылып ята. (“Без бит Арча яклары”)

4. Игене урылган һәм саламы җыелган кырларда, ял итәргә чыккан гигант бегемотлар төсле, салам эскертләре тезелгән. (“Без бит Арча яклары”)

5. Пөхтә ул каен кәүсәсе, ана күңеледәй чиста һәм саф ул.

6. Сәхнә кырыенда өелешкән балалар арасында кайсыдыр көмеш кыңгыраудай яңгыравыклы тавыш белән көлеп җибәрде. (“ Башкалада очрашулар”)

Язучының әсәрләрендә сынландырулар да аерым урын алып тора. Аларның кайберләре әсәр геройларының хис-кичерешләрен тирәнәйтеп күрсәтсә, икенчеләре юмористик төсмер бирә.

1.​ Ямьшәйгән, майланып беткән кепкалы башлар ишеккә таба борылды. (“Әлмәт утлары”)

2. Авыл инде уянган: йорт буйларында кое сиртмәләре шыгырдый. (“Хазбулатның яңа гадәтләре”)

3. Зал үз тормышы белән яши: конфет кәгазьләре шыштырдата, йөткеренә, пышылдап сөйләшә иде.

4.​ Зал һаман да шашына, “бис” яудыра иде.

5.​ –Театр инде егылган. Тоташ анархия анда, башбаштаклык. (“Ут эченнән чыкканда”)

6. Аннары авыл купты. (“Балачак хикәяләре”)

7.Посёлок үз тормышы белән яши. (“Әлмәт утлары”)

8. Хәзер Салагыш кышкы мәшәкатьләре белән яши. (“Авыл түбәсен яба”)

Карап үтелгән мисаллардан күренгәнчә, талантлы язучы Гариф Ахунов, сүзнең бөек көчен, тасвирлау мөмкинлекләрен тоеп, үзенә генә хас иҗат стилен тудырган, сүзнең үзенчәлекле мәгънә төсмерләрен тоеп сурәтли белгән. Аның әсәрләре халыкчанлыгы белән аерылып тора. Кешеләрне, туган ягын чиксез бер ярату, горурлану хисләре белән сурәтли белгән. “Без әдәби осталык турында күп сөйлибез. Ләкин әдәби осталыкны беренче чиратта тел осталыгы, телгә байлык, телне дөрес куллана белү дип аңларга кирәк. Язучы кешедә телгә карата аеруча бер сизгерлек булырга тиеш, ул һәр сүзнең тулы мәгънәсен аңлау гына түгел, аның эчке аһәңен, кай урында ничек яңгыравын, ниһаять, сүзләрнең үзара бәйләнешен тоя белергә тиеш”. (Ә. Еники. Язучылык хезмәте турында)

 

Файдаланылган әдәбият исемлеге

  1. Г. Ахунов. Әсәрләр: 4 томда.– Казан: Татарстан китап нәшрияты ,1981.
  2. Г.Ахунов. Әсәрләр.– Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1983.
  3.  Даутов Р.Н.,Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары.–Казан :Татарстан китап нәшрияты,1986.
  4. Поварисов С.Ш. Тел–күңелнең көзгесе.– Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1982.
  5. Н5.. Заһидуллина Д.Ф, Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т Ш.Йосыпова.М. Татар әдәбияты. (Теория. Тарих).–Казан: Мәгариф, 2006.

Добавить комментарий