Логотип Магариф уку
Цитата:

Күңел биреп эшләсәң генә

Тема: Заманча шартларда татар телен өйрәтүнең алдынгы методикасыАлсу НИГЪМӘТҖАНОВА,Апас районы Сатламыш төп мәктәбенең рус һәм инглиз телләре укытучысы. Педагогик стажы – 12 ел.Җир йөзендә бик күп һөн...

Тема: Заманча шартларда татар телен өйрәтүнең алдынгы методикасы


Алсу НИГЪМӘТҖАНОВА,


Апас районы Сатламыш төп мәктәбенең рус һәм инглиз телләре укытучысы. Педагогик стажы – 12 ел.


Җир йөзендә бик күп һөнәрләр бар. Кайсы һөнәр бик җайлы, кайсы һөнәр бик авыр. Ә укытучы һөнәре – изге һөнәрләрнең берсе, минем уйлавымча. Чөнки укытучы – шәхес тәрбияләүче, бер укучыдан да җан җылысын җәлләмичә, һәрберсенә тормышта юл салырга ярдәм итүче. Укытучы булып эшләү купме көч, күпме сабырлык, фидакарьлек, күңел юмартлыгы сорый. Укытучылар гомер-гомергә хөрмәткә лаек хезмәт ияләре булды. Хәзер заманалар үзгәрде. Бүгенге укытучының абруе әкренләп төшә. Нишләргә? Җәмгыятәтьтә укытучының дәрәҗәсен ничек кайтарырга? Бу мөһим мәсьәлә мине читтә калдыра алмады. Шуңа күрә үземнең фикерләрем белән уртаклашасым килде.


Хәзерге заман укытучысына тирән белемле булуы гына җитми, минем уйлавымча. Ул рухи яктан көчле булырга тиеш. Ни өчен? Чөнки бүгенге көндә укытучы хезмәте укучыларга белем бирү белән генә калырга тиеш түгел. Укучыларны төрле өстәмә чараларга, түгәрәкләргә җәлеп итәргә кирәк, аларны иҗат эшләре белән шөгыльләндерергә кирәк. Мин эшли торган Апас районы Сатламыш мәктәбендә төрле түгәрәкләр эшләп килә. Мисал өчен, үзем инглиз теле укытучысы буларак, башлангыч сыйныф укучылары өчен «Әй, күңелле дә соң инглиз телен өйрәнү» дигән түгәрәк алып барам. Бу түгәрәктә укучыларга төрле кызыклы биремнәр эшләтәм; инглиз телендә мультфильмнар карыйбыз; презентацияләр ясыйбыз. Мондый эш алымнары балалар белән бер-беребезне үз итәргә, аңларга ярдәм итә; фәнгә һәм укытучыга хөрмәт белән карарга өйрәтә.


Укытучылык хезмәтенә күңел биреп тотыну да укытучы абруен күтәрүдә мөһим роль уйный, минемчә. Үз эшеңне яратып башкарсаң гына хезмәттәшләрең арасында да, укучылар арасында да һәм инде җәмгыятьтә дә соклану һәм хөрмәт тудырып була. Үземә килгәндә, эшемне яратып башкарам; хезмәттәшләремне дә, укучыларымны да, авылдашларымны да хөрмәт итәм. Шулай булмаса, берөзлексез унике ел авыл мәктәбендә эшли алыр идемме икән? Укытучы эшенең бик җитди һәм җаваплы һөнәр икәнен аңлыйм. Укучылар куңеленә мин нинди юл салсам, киләчәктә аларның тормышы нәкъ шул юлдан китәчәк. Әгәр аларның киләчәге якты һәм бәхетле булса, бу – үз чиратында укытучының абруен күтәрәчәк. Бу максатыма ирешү өчен, үз белемемне арттыру өстендә даими эшлим, төрле бәйгеләрдә катнашам. Мисал өчен, районыбызда ел саен «Инглиз телендә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз» дип исемләнгән конкурс үткәрелә. Бу бәйгедә укучыларым ел да катнаша, алдынгы урыннар яулый. Шулай ук Казан милли-тикшеренү институты чит телләр буенча мәктәп укучылары арасында тәрҗемә конкурсы уздыра. Бу бәйгедә дә мин ел саен катнашам. Әйтергә кирәк, бу уку елында укучым I урын яулап кайтты. Шулай ук мәктәп күләмендә дә, район күләмендә дә инглиз теле буенча олимпиадалар үтә, аларда да без теләп катнашабыз, уңышка ирешәбез. Уйлавымча, бу җиңүләр укытучының талантын күрсәтә, мөгаллимнең абруен күтәрергә ярдәм итә.


Йомгак ясап, шуны әйтәсем килә: укытучы һөнәре – бик катлаулы һөнәр ул. Сабырлык, түземлек, ягымлылык сорый торган һөнәр. Әгәр укытучы бу сыйфатларга ия икән, шул чагында ул талантлы да, оста да укытучы була ала. Аның җәмгыяттәге абруе да югары була. Мин моңа ышанам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ