Мәгърифәтче якташым Давыт Гобәйди

Гөлнара Фәтхелбаян кызы НОГМАНОВА,

Әгерҗедәге 1 нче гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Педагогик стажы – 22 ел

Без бүген зур үзгәрешләр чорында яшибез. Мәгариф өлкәсендә реформалар үткәрү кирәклеген вакыт үзе таләп итә. XXI гасырда яңача белем, яңача мәктәп, яңача дәресләр алып бару турында сүз еш алып барыла. Ә бу фикер үзеннән-үзе мәгариф тарихына мөрәҗәгать итәргә кирәклегенә басым ясый. Минемчә, укытучы үз туган як тарихын бик яхшы белергә тиеш. Мин дә татар мәгарифе үсешендә якты эз калдырган якташларыбыз – Мөхетдин Корбангалиев, үз вакытында мәктәбебез директоры булган, профессор Габделхан Габдуллин һәм мәртәбәле Иж-Бубый мәдрәсәсе эшчәнлекләре белән  таныштым.

Бүген исә юллар мине бөтенләй башка районыбызның Иске Кызылъяр авылына алып килде. Язлар җитсә, күңелем никтер шунда тарта…

«Кызылъярның кызыл ярын

Язгы сулар актара.

Үрләренең түрләрендә

Азмы серләр саклана!»

– дип яза Чыңгыз ага Мусин. Чыннан да, биредә ачылмаган тарих битләре бихисап. Әнә меңьяшәр имәннәр, шау чәчәктә утыручы шомырт агачы мине тылсым көче белән үзләренә тарталар-нидер әйтергә телиләр сыман. Шунда ашыгам. Юкка түгел икән: нәкъ менә шушы урында кайчандыр мәктәп-мәдрәсә булган. Бу мәдрәсәдә якташым-мәгърифәтче Давыт Гобәйди мөгаллимлек иткән. Ул – балаларны яңача укытуны башлап җибәргән һәм яңа  күп кенә дәреслекләр төзегән кешеләрнең берсе. Кызганыч, Д.Гобәйдинең халык арасында алып барган мәгърифәтчелек һәм җәмәгатьчелек эшчәнлеге, әдәби мирасы, педагоглык хезмәте тәфсилләп өйрәнелмәгән.

Якташыбыз 1873 елда Әгерҗе районы Кыдырлы авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа, атаклы Иж-Бубый мәдрәсәсендә белем ала. Давыт, мәдрәсәне тәмамлаганнан соң, үзенең туган авылына кайтып, малайлар өчен җәдитчә мәктәп ачып җибәрә. Бубилар үрнәгендә, Кыдырлы авылы тарихында беренче буларак, кызлар мәктәбе дә эшли башлый.

Иске Кызылъяр авылы кешеләре 1905 елда алдынгы карашлы, укымышлы Давыт Гобәйдине үзләренә мулла һәм мөгаллим итеп чакыралар. Бирегә килгәч тә, ул эшчәнлеген яңа мәктәп бинасы салудан башлап җибәрә. Бик матур һәм иркен бинаның бер ягында – малайлар, икенче ягында кызлар укый. Давыт Гобәйди, авылда муллалык вазифасын үтәсә дә, күбрәк вакытын иҗат һәм укытучылык эшенә сарыф итә. Октябрь революциясеннән соң ул Сарсак-Омга волость башкарма комитеты рәисе урынбасары һәм халык мәгарифе бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Бер үк вакытта ул мәктәптә мөгаллимлек эшен дә дәвам иттерә.

Давыт Гобәйди шигырьләр язуга бик яшьли керешә. Аның “Шүрәле каргаган авыл” исемле җыентыгы 1913 елда “Юл” китапханәсе нәшриятында басылып чыга. Минем китап киштәмдә Д.Гобәйдинең 1959 елда нәшер ителгән җыентыгы саклана. Китап, билгеле, яфрак калынлыгы гына. Шигырьләре халыкчан, аңлаешлы телдә язылуы белән дә игътибарга лаек.

Гап-гади авыл укытучысы дәреслекләр иҗат итү өстендә дә тырышып эшли. Үзе исән вакытта ук аның “Мөгәллим әл-хоруф” исемле әлифбасы  дөнья күрә. Давыт Гобәйди балаларны укыту, тәрбия итүдә ата-аналарның зур роль уйнаганың ачык аңлый, ул алар өчен “Хифзы әл-ссыйххәт” (Сәламәтлекне саклау) исемле китабын яза. Бу китап – авторның анатомия, физиология, химия фәннәре белән таныш булуын күрсәтә торган бер дәлил. Давыт Гобәйдинең бу китаплары гади укучыга да, укытучыларга да энциклопедия дәрәҗәсенә куярлык әһәмияткә ия, минемчә.

Гомере буе халыкны аңлы-белемле итәргә тырышкан, белем-мәгърифәт тараткан шагыйрь Давыт Гобәйдинең тормышы фаҗигале өзелә. 1919 елның апрель башларында аны кулга алалар һәм җәзалап үтерәләр.

Үзенең 46 ел яшәү дәверендә халык өчен шактый эшләр эшләп калдырырга өлгерә ул.  Ике-өч мәктәп салдыра, балалар укыта, шигырьләр яза, тәрҗемә эше белән шөгыльләнә, дәреслекләр төзи, аларны бастырып чыгара. Үзе ачкан җәдит мәктәбендә үзенең укыту методикасын булдыра. Бер үк вакытта ул имам да булып тора.

Юллар, юллар. Алар мине Кыдырлы авылы зиратына алып бара. Табып булырмы Давыт аганың каберен? Кызылъярда ул салган һәм мөгаллимлек иткән мәчет-мәдрәсәнең инде нигез ташлары гына калган… Узган гасырның 80нче елларында – пионер оешмалары гөрләп эшләгән чорда – Кодаш мәктәбе пионер дружинасы аның исемен йөртә иде. Без укучылар белән Д.Гобәйдинең каберен чистартып-карап тордык. Кызганыч, Кыдырлы да, Иске Кызылъяр да “перспективасыз” авыллар исемлегенә кереп, таралып бетте. Кодаш мәктәбен дә оптимизация җилләре “сыйпап” узды – белем йорты ябылды. Инде кем саклар бу мирасны?

Ирексездән шундый сорау туа: без татарның милләт буларак яшәвен телибезме, юкмы? Яшик дисәк, мәгърифәт өлкәсендә чын милли педагогиканың тарихи нигезләрен һәръяклап өйрәнергә тиешбез һәм, XXI гасыр вәкилләре буларак, киләчәк буыннарга тапшырырга бурычлыбыз. Ә аның өчен мәгарифебезгә татар җанлы яңа Давыт Гобәйдиләр кирәк. Татар авылларына татар мәктәпләре кирәк!

Добавить комментарий