Логотип Магариф уку
Цитата:

Матур кеше

Сәвия Мәлик кызы ТИМЕРШИНА, Апас районы Каратун урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Педагогик стажы – 27 елРайоныбызда мөгаллимнәрнең август киңәшмәсендә күңелемә хуш килгән шундый бер к...

Сәвия Мәлик кызы ТИМЕРШИНА,
Апас районы Каратун урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Педагогик стажы – 27 ел
Районыбызда мөгаллимнәрнең август киңәшмәсендә күңелемә хуш килгән шундый бер күренеш бар. Киңәшмә башланыр алдыннан әлеге чарага кунак булып чакырылган лаеклы ялдагы мөгаллим Гыйльфанов Илгизәр Хаҗи улы ишектән килеп керүгә, зал бердәм булып торып баса һәм алкышка күмә. Бөтен гомерен яшь буынга белем бирүгә багышлаган, 24 ел буе районыбызның мәгариф бүлеген җитәкләгән, мәгариф өлкәсендә талантлы һәм зирәк җитәкче булып танылган Илгизәр Хаҗи улын шулай олылый якташларым. Җан кинәндергеч матур күренешкә күңелем шулкадәр ризалык кичерә.
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул чакта –
Башкаларны чакырганда
Үзе яккан учакка.
Ренат Харисның «Кеше кайчан матур була?» дигән шигыреннән алынган әлеге юллар бердәм, тату коллектив туплый алган җитәкчеләргә һәм, әлбәттә, районыбызның мәгариф бүлеген җитәкләгән Илгизәр абыйга атап язылган кебек.
Укучыларының, җитәкчелекнең, гади халыкның ихтирамы Илгизәр абыйга карата кызыксынуымны тагын да арттырды һәм үзе белән күрешеп сөйләшмичә, әңгәмә кормыйча булдыра алмадым. Очрашу вакытында уйлар йомгагым сүтелә барып, күңелдә туган «Кеше кайчан матур?» дигән сорауга әлеге шәхес аша җавап эзләдем. Тышкы кыяфәтең таң калырлык булып кына, кеше сокланырлык матур булып булмыйдыр да ул.
Дөньяда матур кешеләр күпме?.. Алар без теләгәннән азрактыр сыман тоела миңа. Кешенең эчке дөньясы күренми, диләр. Ничек кенә күренә! Шәфкатьле, юмарт, киң күңелле, ярдәмчел, миһербанлы булганнар үзләренә бертөрле серле яктылык белән балкыйлар. Үзеңнән-үзең андыйларга тартыласың, алар белән сөйләшә башласаң да, дөньяңны онытасың. Шунысына игътибар иткәнем бар: матур кеше үзенең туган җиренә, газиз халкына һәрвакытта да тугрылыклы булып кала. Илгизәр Хаҗи улы исә шушы сыйфатларның барысын да үзендә туплаган шәхес бит ул!
Тормыш куйган сынаулар алдында сыналганда, кешенең чын йөзе күренүчән. Илгизәр абый һичкайчан сыгылып төшмәгән нык рухлы кеше булуы белән дә сокландыра шул. Зур эрудицияле, белемле кеше булуы өстенә, аның иң күркәм сыйфаты – олы җанлылык, кешелеклелек, дияр идем мин. Иң мөһиме – кешегә авырлык килгән очракта Илгизәр абый үтемле сүз табучы, яклаучы, киңәшче булып кала.
Ветеран мөгаллимнең үз эшенә бирелгән шәхес булуына күп тапкырлар сокланганга, кызыксынып, үзе турында сораганым булды. Җитди һөнәр – математика укытучысы булырга ниятләгән ул. Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлап, физика укытучысы булып беренче эш тәҗрибәсен алганда ук, егетнең эш-рәвешен күзәтеп торалар. Егет – ышанычлы, авырлык килгәндә, үз-үзен аямыйча, башкаларның гомере хакына калкан булып басачак... Шулай уйлыйлар һәм ялгышмыйлар. Физика законнары, тормышның кырыс таләбе – чын тормышның үзе бит инде ул! Тормышта әнә шулай тәҗрибәләр ясый-ясый зур мәсьәләләр чишүгә ирешелә... Сәләте һәм булдыклылыгы аркасында берсеннән-берсе дәрәҗәле урыннарда эшли ул. Ун ел дәверендә физика укытучысы вазифасын башкарган Илгизәр Хаҗи улын мәктәп директоры итеп куялар. Үзенең эшендә гел югарыга күтәрелүе, хезмәтенә тугрылыклы булуы нәтиҗәсендә аны Апас районының мәгариф бүлеге җитәкчесе итеп билгелиләр. Мөгаллимнәр мөгаллиме  районыбызда 1977 елдан 2002  елга кадәр мәгарифне үстерүгә зур өлеш кертә, игелекле эшләре белән райондашларыбыз, Татарстандагы хезмәттәшләре алдында зур дәрәҗәгә ирешә: «Хезмәт ветераны», Татарстанның һәм Россиянең атказанган укытучысы исемнәренә лаек була. Үткән хезмәт юлына нәтиҗә ясап, ул үкенерлек эшләр эшләнмәвен, нинди авыр елларда да яңа мәктәпләр ача алуларын куанып сөйли. «Заманалар җиңелләрдән булмады, – ди ул. – Хезмәткә бирелгәнлек, һәрдаим җаваплылык тою эшне нәтиҗәле итте. Хезмәткәрләр белән арада киртәләр булмаса, эш гөрләп бара ул. Ә моның өчен күңелеңнең киң булуы шарт. Шуңа да минем бүгенге көндә беркем алдында да үткәннәр өчен кыенсынасым да, үкенәсем дә юк», – дип тыныч һәм матур сөйли Матур Кеше.
Илгизәр абыйның хәләл җефете Гөлнур апа да – шулай ук үзенең хезмәт юлын мөгаллимлек эшенә багышлаган, республика һәм Россия күләмендә бәяләнгән көчле математик. «Алма агачыннан ерак төшми», диюләре хак. Олы уллары Римнең исемен бик күпләрнең ишеткәне бардыр. 1991 – 1993 елларда Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында хезмәт куя. 1993 – 1995 елларда Мюнхен шәһәрендә, 1995 елдан Прагада «Азатлык» радиостанциясенең татар-башкорт редакциясендә баш редактор вазифасын башкара.
Сүзне дәвам итеп, Илгизәр абый, аның гаиләсе, эш-гамәлләре, күркәм сыйфатлары турында бик күп сөйләргә була. Ә минем күңелдәге соравыма Ренат Харис шигыреннән алынган юллар аша җавап бирәсем килә:
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул вакыт –
Иле өчен, халкы өчен
Яшәгәндә җан атып.
Замананың авырлыгын
Җилкәсенә алганда,
Олы данга ирешеп тә,
Кече булып калганда.
Олыгаеп барган көнендә Илгизәр абыйның якты хыяллары да, бүгенге тормышка мәхәббәте дә сүнмәгән. Соклангыч шәхес җир шарының бик күп илләрендә: Венгрия, Төркия, Испания, Андора, Болгариядә булган. «Сәяхәтче»нең тукталырга исәбе юк, афәрин. Бүгенге көн яңалыкларына да, үзгәрешләргә дә битараф түгел ул. Мәгариф өлкәсендәгеләренә бигрәк тә. «Укуга карашны көчәйткән вакытта, берүк тәрбиягә дә урын калсын иде», – дигән ныклы, таләпчән фикере дә бар аның.
Язмамны тәмамлап, яратып башкарган эшеңнең сайлаган һөнәрең белән туры килүе бик зур бәхет икән ул, дип нокта куям. Тик бу мәкаләгә нидер җитми сыман. Әйе, бер сорау бирелми калган, шуны яктыртмый калганмын икән. Матур кеше булу өчен кешегә бизмәннәргә салган сыман тигезсезлекләр, математик тигезләмәләр чишә белергәме, физик законнарга таяныргамы, әллә аларны белү мөһим дә түгелме?.. Менә шул сорауга җавап сорыйсы булган. Бу шәхеснең тормыш, хезмәт юлын кабат картина сыман күз алдыннан үткәргәч, үзем үк җавап таптым кебек. Матур кеше булу өчен, тормыш дип аталган китап-дәфтәрләрдәге математик формулалар да, тигезләмәләр дә, физик законнар да, Илгизәр абыйча – югары әхлакка буйсынган хәлдә чишелергә тиештер ул!
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ