Логотип Магариф уку
Цитата:

Педагогик  гаилә стажыбыз – 948 ел   

Индира Нәбиулла кызы ӘХМӘТВӘЛИЕВА,Нурлат районы Киекле урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы. Педагогик стажы – 30 елИкенче ел инде «Авыл укытучысы» конкурсында...

Индира Нәбиулла кызы ӘХМӘТВӘЛИЕВА,
Нурлат районы Киекле урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы. Педагогик стажы – 30 ел
Икенче ел инде «Авыл укытучысы» конкурсында катнашмакчы булып, хыялланып йөрим. Тик авыл укытучысына хас булган оялчанлык, шундый зур дәрәҗәдәге конкурска катнашырга киртә булып тора. Шулай да быел бөтен кыюлыгымны җыеп катнашырга булдым.
Мәктәпне тәмамлагач та, мин Чаллы педагогия институтының педагогика һәм башлангыч мәктәп методикасы факультетында укып белем алганнан соң, туган авылым Киеклегә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып кайттым. Беләм, укытучы хезмәте – бик авыр хезмәт. Чөнки мин моны бабамнар, әти-әнием һәм башка туганнарымның эшеннән күреп белә идем. Ни өчен соң мин укытучы, асылда башлангыч сыйныф укытучысы хезмәтен сайладым.
Беренчедән мин укытучылар династиясеннән.
Нурлат районы Киекле авылында яшәүче,илдә нинди генә вакыйгалар булуга да карамастан, укытучылык хезмәтенә тугры булган Нәмәткол бабамнардан башлап санасак, безнең династиянең эш стажы 1000 елга якын (948 ел), ә Габдулла бабайдан санасак,  380 елдан артык.
Иске Киекле авылы имамы – ишаны Нәмәткол хәзрәт авылны бүгенге урынга күчерүче, аңа нигез салучы була. Авыл күчкәннән соң да күп гасырлар аның нәселе авылда да, тирә-юньдә дә имамлык-ишанлык итә. Халкыбызның мәшһүр галиме Ризаэддин  Фәхреддиннең «Асар» әсәрендә дә бу нәсел кешеләре Иманкол, Йосыф ишаннар турында яхшы ук мәгълүмат бирелгән. Бүгенге көндә дә Нәмәткол ишанның онык-оныкчыклары аның эшен дәвам иттерәләр, күбесе – укытучылар.
Габдулла бабамның улы – Хәйрулла бабамның өч баласы да мөгаллимлек юлын сайлый. Кыскача гына әтием турында язып үтмичә булмый.
Габдулла бабай оныгы – Нәбиулла Хәйрулла улы Абдуллин – укытучы, завуч, директор, район халык мәгарифе мөдире булып 16 ел хезмәт итте, Нурлат  районы администрациясе  башлыгы урынбасары, Киекле авылының музеен төзетеп, аның турында китап язучы, РСФСР мәгариф  отличнигы, Татарстанның  атказанган  укытучысы, республикабызның «Безнең иң яхшы директор» гранты иясе, Нурлат шәһәренең мактаулы гражданины, Киекле авылы тарихына багышланган алты китап авторы.
Әнием Тәнзилә, энем Эдуард, сеңелем Аэлита да укытучылык хезмәтен сайлады. Киленебез Гөлназ, каенсеңелем Хәлидә дә – укытучылар. Ике кызым, Эльмира һәм Эльвина да бабаларыбыз сайлаган юлны дәвам итәргә булдылар. Мәктәпне олы кызым Эльмира – алтын, икенче кызым Эльвина көмеш медальләргә тәмамлаганнан соң, Чаллының педагогия институтына укырга керделәр. Икесе дә, институтны кызыл дипломга тәмамлагач, районыбыз мәктәпләренә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшкә кайтты. Хәзер берсе – Нурлат шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә, ә икенчесе 10 нчы гимназиядә башлангыч сыйныф укытучылары булып эшли. Хәтта олы киявем Рәфиснең дә гаиләсе – укытучылар гаиләсе. Киявем Рәфис һәм кодам Рәис – физкультура фәнен, ә кодагыем Нурзия туган телебез – татар телен укыта. Башка туганнарым турында да күп язып булыр иде, ләкин һәрберсе турында аерым язып тормыйча,алар турында шуны әйтәсем килә. Нәселнең кайсы кешесен алып карасам да, һәрберсе уңган,алтын куллы,булдыклы.
Мин бу язмамда күбрәк авыл укытучысын күз алдында тотып яздым. Чөнки, мин бит авыл укытучысы. Һәм мин моның белән горурланам.Әмма ләкин  кайда гына булсаң да: курслардамы син, нинди дә булса семинарларга барасыңмы, әллә конкурсларда катнашасынмы, безгә авыл укытучыларына караш икенче төрлерәк икәнлеге аерым сизелеп тора. Ә кайбер шәһәр укытучыларының авыл укытучысына түбәнсетеп каравы йөрәкне телә. Мин моның төрле сәбәпләре бардыр диеп уйлыйм:
Беренчедән, авыл укытучысы җан җылылы, мөлаем, йомшак күңелле була. Чөнки авыл балалары да ,әти-әниләр дә укытучыны зурлап, хөрмәт итеп торалар. Ә шәһәр укытучысы агрессив була, чөнки төрле хәлле, төрле тәрбияле балалар һәм ата-аналар белән эшли. Үзен-үзе якларга сәләтле булмаса, мәктәптә эшли алмаячак икәнлеге ачык.
Икенчедән, тел мәсьәләсе. Тулысы белән үз туган телендә аралашкан кешегә русча сөйләшү, үз фикерен тулысы белән аңлату кыенрак .
Өченчедән, авыл укытучысының үз-үзен күрсәтү, эш алымнары белән таныштыру өчен мөмкинлекләр аз. Каядыр чыгып китү, ниндидер шәһәргә бару, ниндидер зур конкурсларда катнашу материаль яктан да чыгымлы. Шулай ук сыйныфлар азкомплекты булу, дүрт сыйныфны бер укытучыга гына калдырып китү үзенә бер аерым кыенлыклар тудыра.
Шулай булуга да карамастан, мин үземне укытучы һөнәрен сайлавыма бер дә үкенмим, ә киресенчә, үз туган телемдә сөйләшеп, укучыларыма да туган телемдә һәр көн дәрес бирә алуыма шатланам һәм шуның белән горурланып яшим.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ