Логотип Магариф уку
Цитата:

Саламторхан маҗаралары

(К. Насыйрин әкияте буенча  сәхнәләштерелгән күренеш)Эльвира ШАКИРОВА,Казандагы 103 нче балалар бакчасының беренче квалификация категорияле татар теле тәрбиячесеАйгөл КАСЫЙМОВА,Казандагы 103 нче балал...

(К. Насыйрин әкияте буенча  сәхнәләштерелгән күренеш)
Эльвира ШАКИРОВА,
Казандагы 103 нче балалар бакчасының беренче квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе
Айгөл КАСЫЙМОВА,
Казандагы 103 нче балалар бакчасының беренче квалификация категорияле өлкән тәрбиячесе
 
Катнашалар: Төлке, Саламторхан, Бай, Байбичә (бай хатыны), Саескан, Бай кызы.
                                              Чара барышы
Төлке.
Әй, Саламторхан, дустым,
Үтеп бара гомерең.
Сыйласаң тавык белән,
Өйләндерермен үзең.
Саламторхан.
Өйләнергә байлык кирәк,
Тупланган юк байлыгым.
Шушы кырлар, шушы салам –
Булган бөтен байлыгым.
 (Күңелле көй, тиз- тиз йөрүләр...Төлке байга бара.)
Төлке.
Исән-саумы, Бай абзый!
Бер йомышым бар иде.
Бирче бер потлы савыт,
Саламторханга иде.
Иске амбарга сыймагач,
Салдырды Яңа амбар.
Аның бакыр акчаларын,
Бер чутка саласы бар.
(Бай нишләргә белми, аптырап кала. Арлы-бирле йөренә. Хатыны янына килә.)
Бай.
Миннән бай бар, кем икән
Чутсыз тәңкә иясе?
Килә шушы кешегә,
Минем кияү!- диясе.
Байбичә. (Байга эндәшә)
Җәмәгате юк икән.
Төлке яучы буласы.
Безнең кызга димләттер,
Ычкындырма, атасы!
Бай. (Төлке янына барып)
Төлке, дускай, туктале.
Чәйләп алыйк, өйгә кер!
Аңа бирәм кызымны,
Саламторханга җиткер!
Төлке.
Аның күңеле кемдәдер,
Риза булса, димләрмен.
Бай.
Әгәр мине тыңласаң,
Сине һич буш итмәмен.
(Төлкене кочаклап чәй эчәргә өстәлгә барып утыралар. Күңелле  көй, гәпләшәләр. Балалар касәләр, самавыр тотып бииләр.)
Төлке.
Ну, алайса, Шакир абзый,
Кияүне көйләү – миннән.
Яхшы күпер, чыдам юллар,
Безнең атларга – синнән.
Бай.
Юллар яхшы, күперләр нык,
Көтәбез үзегезне.
Байбичә.
Йола белән, күп бирнәләп,
Бирербез кызыбызны.
(Төлке китә. Кыр күренеше.Саламторхан саламда ята, саескан килә.)
Саескан.
Ишеттеңме, соңгы хәбәр,
Син байга –  кияү икән.
Төлке сине өйләндерә,
Бай кызы – килен икән.
(Саламторхан сикереп тора)
Китче моннан, ялган хәбәр,
Кем миңа кызын бирсен?
Кулмәк-ыштан алалган юк,
Авызыңнан җил алсын!
(Саесканны куа. Саескан китә. Шулвакыт Төлке кайтып җитә.)
Төлке.
Дустым, юкка син кайгырма,
Үз сүземдә тордым мин.
Җыен әйдә, киттек байга,
Хәйләм барып чыксын дим.
(Күңелле көй. Төлке Саламторханны өстерәп, “елгага” алып килә. Елга аша салынган “күперне” сүтә дә, егетне су уртасына утырта. Үзе байны алып килә.)
Төлке.
Шакир бай! Шакир бай!
(Бай, кызы һәм хатыны  янына саескан очып килә. Саескан очып, кычкырып йөри.)
Төште егет, суга төште,
Күпере суга акты,
Коткарыгыз! Бөтен маллар,
Елга суында  акты.
(Бай хатыны белән тиз-тиз баралар. Юлда сыер көтүләре күрәләр(экран). Бер көтүче бала чыбыркы тотып, басып тора.)
Саескан.
Бу сыерлар кияүнеке,
Көтүче дә аныкы....
(Көтүчегә Бай кесәсеннән алып, бер уч тәңкә бирә. Тагын ат көтүлеге күрәләр.)
Саескан.
Бу атлар да кияүнеке,
Көтүче дә аныкы...
(Көтүчегә Бай кесәсеннән алып бер уч тәңкә бирә.
Күңелле көй астында килеп җитәләр: Бай белән хатыны, хай-вай килеп, егетне чыгаралар, киемнәрен салып, киертәләр. Бай кызы да шунда килә. Саламторхан белән бер-берсенә карашалар. Кыз  ояла.
 Саламторханга киемнәр бирәләр, ялчылар өстәл чыгаралар, өстәл артына утыралар. Егет гел киемнәренә карап утыра.)
Бай кызы.
Нишләп егет ашамый,
Киеменә гел карый?
Төлке.
Үз киемен сагына ул,
Аккан малларын саный...
Бай.
Саламторхан, син борчылма,
Бар байлыгым – сезнеке.
Байбичә.
Бергәләшеп матур яшик,
Улыбыз бул – безнеке.
(Күңелле көй. Кызның башына ак калфак кидерәләр. Төлкене түргә утырталар, сыйлыйлар.)
Саламторхан. (Төлке янына килеп)
Рәхмәт сиңа, Төлке дустым,
Яхшылыгың онытмам.
Яшәрсең өем түрендә,
Дуслыкка тап төшермәм!
(Дуслык турында җыр белән әкият тәмамлана.)
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ