Спортта да, хезмәттә дә сынатмыйбыз

2019 ел – Татарстанда эшче һөнәрләр елы

(Зурлар төркемендә ачык эшчәнлек)

Рәмзия ГАРИФУЛЛИНА,

Арчадагы 10 нчы балалар бакчасының туган телгә өйрәтү тәрбиячесе

Арчадагы 10 нчы балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе булып эшлим. Хезмәт стажым артык зур булмаса да, куйган максатларга ирешергә тырышам. Ә максатым – балаларны туган телебездә дөрес итеп сөйләшергә өйрәтү. Дөрес, ниндидер күрсәткечләргә  ирешү өчен, нәтиҗәле эшләү кирәк. Иң беренче чиратта, балалар тәрбияче авызыннан төзек, матур, әдәби татар сөйләмен ишетеп үсәргә тиешләр дип уйлыйм. Бакчабызда барлык тәрбиячеләрнең дә татар телендә аралаша белүе эшемдә ярдәм итә. Эшчәнлекләргә әзерләнгәндә һәм аларны үткәргәндә, төрле алымнарны чиратлаштырып куллану балаларда телгә кызыксыну уята, сүзле-хәрәкәтле, дидактик уеннарда балалар бик теләп катнаша. Ә күмәк тырышлык, уртак көч белән әзерләнгән бәйрәмнәрне алар аеруча ярата. «Мин – нәни конферансье», «Мин – татар малае» конкурслары, «Ел фасылларына сәяхәт» дип исемләнгән чаралар аша балалар, төрле өлкәдә белемнәрен баетып кына калмыйча, туган телдә шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә, җырларга, биергә өйрәнделәр, халкыбызның фольклоры, мәдәнияте, тарихы белән таныштылар.

2019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителгәч, тагын бер мөһим юнәлешкә игътибарны көчәйтергә булдым. Һөнәргә мәхәббәт, кызыксыну уяту балалар бакчасында ук башлана, мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр сюжетле-рольле уеннарны бик ярата. Әйтик, зурлар төркемендә үткәрелгән «Спортта да, хезмәттә дә сынатмыйбыз» дигән бәйрәмдә исә төрле һөнәрләр турында мәгълүматны балалар шигырьләр аша үзләре үк җиткерде. Кунакка килгән әниләр дә үз һөнәрләренең кызыклы яклары турында сөйләде. Кайберләренеке турында сөйлисе дә юк, биюләр, җырлар аша да һөнәр турында аңлап, аңлатып була. Әмма тырыш эшче булыйм дисәң, сәламәт булу кирәк. Шуңа да бу бәйрәм балаларны ялкау булмаска, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга өйрәтте, һәр һөнәрнең мактаулы булуына басым ясады.

Төрле кызыклы эшчәнлекләр, бәйрәмнәр балаларны берләштерә, дус-тату итә. Алар ярдәмендә туган телләрен яратучылар, аны сакларга теләүчеләр, иң мөһиме – туган телендә сөйләшүчеләр, телне киләчәк буыннарга илтүчеләр саны артыр дип уйлыйм.

Белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше, сөйләм телен үстерү.

Максат: балаларның төрле һөнәрләр турындагы белемнәрен киңәйтү.

Бурычлар:

белем бирүдә: балаларның төрле һөнәр ияләренә карата кызыксынучанлыкларын үстерү, хезмәтнең тормышта кеше өчен әһәмиятенә төшендерү, һәртөрле файдалы эшнең мактауга лаек икәнен аңлату;

үстерелешле: балаларда кызыксынучанлык, күз алдына китерү сәләтен үстерү, сөйләм телләрен баету;

тәрбияви: төрле һөнәр ияләренә, өлкәннәр, әти-әниләр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү;

өстәмә бурычлар: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Алдан эшләнгән эш: һөнәрләр турында картиналар, слайдлар карау, китаплар уку, төрле һөнәр ияләре турында шигырьләр, җырлар өйрәнү.

Җиһазлау: һөнәрләр турында презентация, проектор, экран, ноутбук, төрле һөнәр ияләренең эш коралларыннан күргәзмә, уенчык машина, уенчык рульләр, алъяпкычлар, яулыклар, җиләк-җимеш һәм яшелчә муляжлары, кәрзиннәр, кубиклар, мольберт, фломастер, А3 форматындагы ике бит ак кәгазь.

Сүзлек: һөнәр, табиб, аш-су остасы, ризык, балта, чүкеч, пычкы, өтерге, энә, җеп, икмәк.

Эшчәнлек барышы

(Балалар салмак көй астына залга кереп тезелә. 1 нче слайдта – «Спортта да, хезмәттә дә сынатмыйбыз!», «2019 ел – Татарстанда эшче һөнәрләр елы» дигән плакатлар.)

Тәрбияче. Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр, балалар! Бүген без сезнең белән «Спортта да, хезмәттә дә сынатмыйбыз» дип исемләнгән бәйрәмгә җыелдык. 2019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Һәркайсыбыз белә: бездә һәр һөнәр дә мактауга лаек. Әмма нинди генә эшкә алыныйм дисәң дә, сәламәт булу кирәк. Күренекле педагог В.А.Сухомлинский да үз заманында: «Сәламәтлек турында кайгырту – тәрбиячеләрнең дә, ата-аналарның да мөһим хезмәте. Баланың белеме, тормышы, дөньяга карашы аның көр күңеллелегенә бәйле», – дип юкка гына әйтмәгән. Димәк, акыллы, булдыклы кеше, үз эшебезнең остасы булу өчен без, беренче чиратта, сау-сәламәт булырга тиешбез.

1 нче  бала.

Хәрәкәттә – бәрәкәт,

Онытмагыз сез шуны.

Матур булыйм дисәгез,

Яратыгыз физкультураны.

Күңелле бәйрәмне башлыйк:

Әйдә, рәхим итегез!

Безнең белән уйнагыз,

Безнең белән көлегез.

Тәрбияче. Балалар, кешеләр генә түгел, хайванннар, кош-кортлар да спортны яраталар икән. Кеп-кечкенә чебиләр дә, әниләренә ияреп, зарядка ясыйлар. Ничек итеп дисезме? Хәзер урыннарга утырыйк та карыйк.

(«Чебиләр зарядкасы» җырына (М.Фәйзуллина шигыре, Л.Хәйретдинова көе) бию башкарыла.)

Тәрбияче. Афәрин, кызлар! Ә менә нәни чебиләр сезнең шикелле бакчага йөрсәләр, зарядканы алар, һичшиксез, дөрес ясарлар иде. Балалар, беләсезме, сез балалар бакчасында булганда, әти-әниләрегез нишли?

Балалар. Эшкә баралар.

Тәрбияче. Дөрес, без – зурлар һәр көнне эшкә барабыз. Һәр өлкән кешенең һөнәре, ягъни профессиясе була. Кемдер – укытучы, тәрбияче, сатучы. Кемдер безгә матур йортлар төзи. Кемдер хайваннарны дәвалый. Ә сез нинди һөнәрләрне беләсез? Әйдәгез, санап карыйк әле.

Тәрбияче. Кешеләрне кем дәвалый?

Балалар. Табиб.

Тәрбияче. Кем матур киемнәр тегә?

Балалар. Тегүче.

Тәрбияче. Кем галәмгә оча?

Балалар. Космонавт.

Тәрбияче. Кем өйләр сала?

Балалар. Төзүче.

Тәрбияче. Афәрин, сез күп һөнәрләр беләсез икән, ә бүген сез үзегез дә кайбер һөнәр ияләре булып карарсыз. Кем белә, бәлки, киләчәктә сез шул һөнәрне профессиягез итеп сайларсыз. Хәзерге заманда берничә һөнәрле булу да бик яхшы. Ә менә бар һөнәрләр башында укытучы, тәрбияче хезмәте тора. Укытучы, тәрбияче булмаса, табиб та, очучы да, шофер да, эшкуар да булмас иде.

(«Өйрәтәләр мәктәпләрдә» көе  астына укытучы һәм тәрбияче булып киенгән балалар керә. Аларны укытучы булып эшләүче әни җитәкләгән.)

2 нче бала.(2 нче слайдта  – укытучы рәсеме.)

Минем әни – укытучы,

Ул балалар укыта.

Мин дә уйлап торам әле

Укытучы булырга.

Укытучы – катлаулы эш,

Авыр һәм дә жаваплы.

Укытучы гына таба

Бар сорауга җавапны.

Әни әйтә: «Бу һөнәр, – ди, –

Безгә нәселдән килгән.

Бер тотынгач, чыгып булмый

Шушы белем иленнән».

3 нче бала. (3 нче слайдта – тәрбияче рәсеме.)

«Гөлназ, Лиана апаны күрерсез,

Бакчабызга килсәгез.

Менә безнең тәрбиячеләр

Шулар инде», – диярбез.

– Кайнамаган салкын суны

Эчмәгез! – диләр безгә.

Аларның сүзләрен онытмыйбыз,

Кайткач та өебезгә.

– Үскәннәрем, – диләр безгә, –

Чиста булсын сөлгегез.

Бервакытта да авырмас

Сезнең матур күзегез.

Тәрбияче. Укытучы – бик катлаулы һөнәр. Кызлар, ә сез укытучы, тәрбияче булырга телисезме?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Укытучы булыр өчен, нишләргә кирәк?

Балалар. Күп белергә, укырга.

Тәрбияче. Бу сорауны без, әйдәгез, Динәнең әнисенә дә бирик әле. Ул укытучы булып эшли. Бүген ул бездә кунакта. (Әни кеше үзенең һөнәре турында сөйли.)

Тәрбияче. Балалар, үскәч, сез кем булырга телисез? Сөйләгез әле.

(«Тот рульне, шофер!» җыры (Р.Хисмәтуллин шигыре, А.Батыршин көе) фонында уенчык машинага утырып, бала керә, янәшәсеннән әнисе атлый. 4 нче слайдта – шофер рәсеме.)

4 нче бала.

Мин дә әтием шикелле

Шофер булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт

Машина белән уйныйм.

Тизрәк үсеп, шофер булсам,

Нишләргә белер идем:

Урамдагы бар баланы

Утыртып йөрер идем.

Тәрбияче. Үскәнем, син әтиең шикелле шофер булырга телисең икән, бик яхшы. Ә әниең кем булып эшли соң?

4 нче бала. Аш-су остасы.

Тәрбияче. Ул кайда эшли?

4 нче бала. Балалар бакчасында.

Тәрбияче. Әниең өйдә дә тәмле ризыклар пешерәме? Нәрсәләр ул?

4 нче бала. Әйе. Өчпочмак, ботка, аш, пәрәмәч.

Тәрбияче. … ханым эштә нишли икән? Хәзер белербез. Чөнки ул улы янында басып тора.(Пешекче әни сөйли.)

Тәрбияче. Балалар, сезнең арада тагын шофер булырга теләүчеләр бармы?

Малайлар.  Әйе.

Тәрбияче. Шофер булу – әлбәттә, егетләр эше. Әйдәгез, малайлар, рульләрне тотып, шофер булып җырлап алыйк әле. («Мин – шофер» җырын (А.Минһаҗев шигыре, Ә.Һадиева көе) башкаралар.)

Тәрбияче. Балалар, һөнәрләр белән танышуны дәвам иттерәбез. (4 нче слайдта – төзүче рәсеме.)

5 нче бала (Көй астында керә. Ул  төзүче булып киенгән: башында –каска, кулында – эш кораллары салынган тартма.)

Мин үскәч, булам төзүче,

Салырмын биек йортлар.

Мин салган биек йортларда

Балкып торалар утлар.

Минем хыял – кирпеч түшәү,

Нык итеп, тигез итеп.

Матурлап, сырлап, шомартып,

Турылап, тигез итеп.

Югарыда көчле кран

Әйләнеп, йөреп торыр.

Шушы машина миңа

Кирпечләр биреп торыр.

Тәрбияче. Үскәнем, син  төзүче булырга телисеңме?

5  нче бала. Әйе.

Тәрбияче. Ә син төзүченең нинди эш кораллары кулланганын беләсеңме?

5 нче бала. Чүкеч, балта, пычкы, өтерге.

Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән кайбер һөнәр ияләре булып уйнап карарбыз дигән идем. Әйдәгез, «Аш-су остасы – повар» уенын уйнап алыйк. (Ике командада бишәр бала билгеләнә. Алар чират буенча билләренә алъяпкыч, башларына яулык бәйли. Алларына савыт белән яшелчә һәм җиләк-җимеш муляжлары куела. Беренче команда шулардан – яшелчә, икенче команда җиләк-җимеш салаты ясау өчен, муляжларны ике савытка аерырга тиешләр.)

Тәрбияче. Балалар, я кайсыгыз әти-әниегезнең һөнәре турында сөйләргә тели?

6 нчы бала (Алга чыга). (5 нче слайдта – тегүче рәсеме.)

Өстемдәге күлмәгемә

Күпләр карый сокланып.

«Кем текте?» – дип кайберләре

Сорап куя, тукталып.

«Әнием, дим,

Әнием минем –

Фабрикада тегүче».

Бер мин генә түгел әле

Ул теккәнне киюче.

Тәрбияче. Зәринә, димәк, синең әниең кем булып эшли?

6 нчы бала. Тегүче.

Тәрбияче. Ә синең әниеңнең эш урынында булганың бармы? Ул нәрсәләр ярдәмендә тегә?

6 нчы бала. Бар. Энә, җеп, кайчы куллана.

Тәрбияче. Дөрес. Балалар, сезнең дустыгыз Данир, үскәч, Казан шәһәренә барып, табиблыкка укырга тели. Еш кына табиб булып уйный. Күрәсезме, үзе дә килә! (6 нчы слайдта – табиб рәсеме.)

7 нче бала (Керә. Ул табиб булып киенгән, кулында – медицина тартмасы).

Ничек алай була икән

Доктор апаның кулы:

Эсселәсәң – салкынча күк,

Ә туңсаң – шундый җылы.

Ап-ак бүлмәгә керә ул.

Ап-ак халатын кия ул,

Чирең булса: «И тәмле», – дип,

Әче дару бирә ул.

Эчкәндә, чырай сытыла,

Ә тазаргач – көләсең.

«Тәмле» дигән сүзнең серен

Шулвакытта беләсең.

Шуңа күрә мин дә телим

Доктор булып эшләргә.

Моның өчен уку кирәк

Бары тик «5»леләргә.

Тәрбияче. Акыллым, ә син кешеләрне ничек дәвалаячаксың?

7 нче бала. Физзарядка ясарга, спорт белән шөгыльләнергә кушам, дарулар бирәм, укол ясыйм.

Тәрбияче. Сиңа уңышлар телибез, ә без хыяллар белән уртаклашуны дәвам иттерәбез. (7 нче слайдта – фокусчы рәсеме.)

8 нче бала (Серле музыка астына керә. Ул фокусчы булып киенгән.)

Фокусчы фокус күрсәтә,

Карап тора бар кеше.

Ышанмастай эшләрне мин

Ышандырырлык эшлим.

Юк нәрсәне бар итәм мин,

Салкын суны ут итәм.

Таяк белән селтәнсәм,

Күгәрчен очып китә.

(Гади фокус күрсәтә.)

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, тагын ял итеп, уйнап алыйк, рәссамнар булып карыйк.(«Рәссам – художник» уены тәкъдим ителә. Ике командада да – бишәр бала. Алларына мольберт куела, аңа кәгазь беркетелгән, фломастерлар әзерләнгән. Балалар, берешәрләп  килеп, рәсем ясыйлар. 1 нче бала – өй, 2 нче бала – агач, 3 нче бала – кояш, 4 нче бала -–болыт, 5 нче бала чирәм рәсеме ясый.)

Тәрбияче. Җир йөзендә һөнәрләр бик күп, кайберләре бик үзенчәлекле, Әминәбез модель булам, ди. (8 нче слайдта – модель рәсеме.)

9 нчы бала (Модель булып киенеп, йөреп керә.) Фотомодель булам бүген!

Балалар (Бергә сорый.) Ничек итеп, әйт әле?

9 нчы бала.

Матур күлмәктән фотога

Төшәм дә төшәм яме. (Мода күрсәтә.)

10 нчы бала (Агроном булып киенгән, 9 нчы слайдта – агроном рәсеме.)

Мин булам басуларның

Һәм кырларның докторы.

Минем кебек хезмәт сөйгән

Бер кеше дә юктыр ул.

Агроном диярләр үземне,

Олылап, хөрмәт итеп.

Мин үстергән игеннәргә

Карарсыз исегез китеп.

11 нче бала. (Сатучы булып киенгән бала керә, кулында – счет я калькулятор. 10 нчы слайдта – кибетче рәсеме.)

Ә менә мин телим

Конфет-прәннек сатарга.

Мин эшләгән кибеткә

Керер иде барысы да.

Әйбер алыр һәр кеше –

Олысы һәм кечесе.

Һәммәсе мактап китәр,

Мине бик хөрмәт итәр.

Тәрбияче. Бүген безгә бик ерактан – Балтыйк диңгезе флотыннан кунаклар килде. Әйдәгез, аларны каршылыйк. (11 нче слайдта – моряк рәсеме. «Моряклар» биюе башкарыла.)

Тәрбияче. Чираттагы уеныбыз «Төзүчеләр» дип атала.(Ике командада да – бишәр бала. Алларында – кубиклар. Берешәрләп килеп, тигез, аумаслык итеп кубикларны өяләр.)

Тәрбияче. Балалар, без бүген бик күп һөнәрләр турында сөйләштек. Әмма бик кирәкле тагын бер һөнәрне әйтмәдек. Нинди һөнәр икән ул?

Балалар. Бу – игенче һөнәре. (12 нче слайдта – игенче рәсеме.)

Тәрбияче. Әйе, игенче хезмәте – бик кирәкле, мактаулы, авыр хезмәт. Тамагыбыз тук, өстәлебездә икмәк булмаса, без бер эшне дә башкара алмас идек. Хәзер һәрберебез мул тормышта яши, берсеннән-берсе тәмле ризыклар ашыйбыз. Шулай да ризыкны әрәм-шәрәм итәргә, ипине аяк астына атарга, чүп савытына салырга, аны кадерсезләргә юл куярга тиеш түгелбез.

12 нче бала (Икмәк тотып чыга.)

Гәрәбәдәй булып үсте иген,

Түгелгән тир бушка китмәде.

Игенченең батыр хезмәте бу –

Күпереп пешкән арыш икмәге.

Икмәк – игенченең җан җылысы,

Җир анага кадер-хөрмәте.

Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең

Шуңа кадерләгез икмәкне.

Тәрбияче. Балалар, зур үскәч, сез дә һөнәр сайларсыз. Хәзердән үк кемдер булырга хыялланасыздыр. Хыяллану бик яхшы, балалар. Хыял канатлары сезне якты киләчәккә илтер. Кеше теләсә кем булырга мөмкин: белемле, яхшы табиб, икътисадчы, язучы, ил сакчысы, артист… Ләкин сез ялкау яки көнче булсагыз, үзегезне генә яратсагыз, бер кешегә дә файдагыз тимәс. Шуңа күрә изге күңелле, ярдәмчел, тырыш, хезмәт сөючән булыгыз. Эш сөйсәгез, тырыш булсагыз, йөзегез якты, табыныгыз сый-нигъмәт белән тулы булыр. Шул очракта түгәрәк ипи дә сезгә балдай тәмле, татлы булып тоелыр. (13 нче слайдта – «Һәр һөнәр дә мактаулы» дигән язу.)

Кичә ахырында «Теләсәң эш табыла» дигән җыр (М.Фәйзуллина шигыре, Ә.Бакиров көе) күмәк башкарыла.

 

Добавить комментарий