Стелла – йолдыз дигǝн сүз

Таһир Фида улы СӘМИГУЛЛИН,

Арча районы Яңа Кенǝр урта мǝктǝбе физика укытучысы.

Педагог буларак эш стажы 40 ел

Апрель. 1978 ел. Яңа Кенәр урта мәктәбенә Татарстан Мәгариф министрлыгыннан инспекторлар килеп төшә. Ул чорда эшләгән мәктәп директоры бераз шүрләп тә куя: «Ни ѳчен килделәр икән?».

Инспекторлар мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Стелла Зәкиевна Габдрахманованың дәресләренә керергә рѳхсәт сорый һәм берничә кѳн рәттән аның дәресләрендә булалар, документация карыйлар һәм билгеле инде, укучыларынын белемнәрен ныклап тикшерәләр. Тикшерүнең сәбәбен һәм нәтиҗәләрен дә әйтмичә, китеп баралар…

Май ахырында мәктәпкә телеграмма килеп тѳшә. Анда Стелла Зәкиевнаны Мәскәүгә Татарстан укытучылары исеменнән делегат булып Бөтенсоюз укытучылар съездына чакыру язылган була.

Җыенда КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре Л.И.Брежнев чыгыш ясый. Яшь буынга армый-талмый белем һәм тәрбия бирү ѳлкәсендә озак еллар нәтиҗәле эшләгәне ѳчен Габдрахманова Стелла Зәкиевнага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм «Урак һәм чүкеч» алтын медале тапшырыла.

Шулай итеп, гади укытучы булып Мәскәүгә киткән Стелла Зәкиевна Герой булып кайта. Ләкин шундый зур исем алуга карамастан, ул тыйнак Укытучы булып кала. Очрашуларда: «Ни ѳчен миңа насыйп булгандыр инде? Югыйсә, Кенәр мәктәбендә кѳчле укытучылар бик күп иде бит», – дип әйткәли. Əйтик, ул вакытларда Яңа Кенәр мәктәбендә эшләгән 8 укытучы «РСФСР халык мәгарифе  отличнигы» исемен ала.

Стелла Зәкиевна 1933 елның 17 ноябрендә Казанда туа. Əнисе укытучы булып эшли, ә әтисе – Татгосиздатта җитәкче урында. Аларга ул елларны эш күп булганга, Стелланы авылга – Кышлаудагы әбисенә кайтаралар. Стелла беренче сыйныфтан сигезенче сыйныфка кадәр Кышлау мәктәбендә укый. VIII –X сыйныфларны Арчадагы 1 нче урта мәктәптә укый. Аннары Казан дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлегенә укырга керә. 1955 елны тәмамлап, Яңа Кенәр мәктәбенә укытырга кайта. Шул вакыттан бирле, лаеклы ялга киткәнче, балаларга белем һәм тәрбия бирә.

«Υз фәнең белән балаларны тәрбияләргә уйлыйсың икән, син аны башта үзең ярат һәм үзең яхшы бел», – дип язган Л.Н.Толстой. Стелла Зәкиевна нәкъ шулай эшли. Υз фәнен ярата, аны тирәнтен белә һәм укучыларда әдәби геройлар мисалында яхшы сыйфатлар тәрбияли. Ул елларда укыткан укытучылар безгә, укучыларына: «Сез», – дип дәшәләр иде. Менә ул тәрбия… Мәсәлән, «Корыч ничек чыныкты», «Данко» әсәрләрендәге геройлар мисалында безне дә максатка ирешүчән, каршылыкларны җиңәргә омтылучы шәхесләр итеп тәрбияләргә тырышты. Тагын бер тәрбия ысулы истә калган. Ул вакытларда безнең мәктәп дүрт аерым бинага урнашкан иде. Укытучылар тәнәфесләрдә бер бинадан икенчесенә йѳреп укыттылар. Шулай, берсендә ике төргәк дәфтәр, журнал,  күрсәтмә материаллар күтәреп барганда, Стелла Зәкиевнаның аягы таеп китә һәм дәфтәрләр җиргә коела. Шунда ул каушап калмый, безгә мѳрәҗәгать итеп болай ди: «Чын джентльмен мондый халәттә хатын-кызга булыша, дәфтәрләрне җыйнарга булышыгыз әле». Без инде, VI  сыйныф укучылары, ике әйттереп тормадык, җәһәт кенә дәфтәрләрне җыйнарга булыштык.

Һәр яхшы укытучының ѳендә –түрдә—китап шкафлары һәм киштәләр: анда нинди генә китап, журналлар һәм газеталар юк! Дәрес укытканда Стелла Зәкиевна һәм аның ире – Габдрахманов Хәбир Фәйзрахманович бу материалларны дәресләрдә, әдәби  кичәләрдә, пропагандист булып чыгышлар ясаганда, авыл халкына тѳрле яңалыклар җиткергәндә бик киң файдаландылар.

Олыларны да бик хѳрмәт иттеләр: әнисе Зәйнәп әби, дәү әнисе Гыйльмибаян әби белән бик озак еллар бергә тату, матур гаилә булып  яшәделәр.

Стелла Закиевнадан кала, миңа иң ошаган укытучы Хәбир  Фәйзрахманович иде. Ул бик тирән белемле, зур эрудицияле физика укытучысы булды. Һәр дәрестә диярлек юмор һәм шаяртулар куллана иде. Аның иң яраткан җѳмләсе – «Әнә шуннан башлана инде ул». Һәр яңа тема тәҗрибәләрдән башлана, ә Хәбир абый аларны бик оста эшли: тәҗрибәләрдән нәтиҗәләр чыгара, формулалар белән бәйли, арып китсәк, шаяртып та ала, тѳрле кызыклы яңалыклар да әйтә иде,  шулай итеп, дәреснең үткәне сизелми дә иде.

Физиканы яратканга һәм укытучысы белән сокланганга, минем дә укытучы буласым килде. 1976 елда Казан дәүләт педагогия институтының  физика-математика факультетына – физика бүлегенә укырга кердем, 1980 елдан бирле укытам. Һәр дәресемне остазым Хәбир Фәйзрахманович шикелле итеп, җиңел, күңелле, тәҗрибәләр күрсәтеп оештырырга тырышам. Шаяртып алырга да онытмыйм. Кызыклы әйберләр дә сѳйлим.

Хәбир Фәйзрахманович соңгы елларда завуч булып эшләде. Тѳрле фән укытучыларының бик күп дәресләренә керде (кѳн саен 1 – 2 дәрескә). Һәр дәрескә тирәнтен анализ ясады, үзенең киңәшләрен биреп, дәрес сыйфатын күтәрергә ярдәм итте. Аның киләчәкне күрә торган сәләте бар иде.  Мәсәлән, без мәктәптә укыганда (узган гасырның 70 нче еллары): «Килер бер заман, һәр кешенең капка тѳбендә берничә җиңел машина булыр. Шырпы тартмасы шикелле әйберне колакка куеп, урамда теләсә кем белән сѳйләшеп йѳрерсез», – дип әйтә иде.

Хәбир Фәйзрахманович беркайчан да безне орышмады. Без, егетләр, кирәкмәгән берәр эш эшләсәк, җор телен файдаланып, безне оялтып бетерә торган иде.

Талантлы укытучының хезмәте дә югары бәяләнде: аңа «РСФСРның халык мәгарифе  отличнигы» һәм «ТАССРның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемнǝр бирелде. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы биргән 15 ләп грамотасы да бар. Тикмәгә генә түгел, билгеле: аның укучылары ел саен республика олимпиадаларында призер булдылар. Безнең укучылар читтән торып Мәскәүнең физика-техника институтында да белем алдылар. Шуңа күрә дә югары уку йортларына җиңел керделәр һәм укыдылар. Алар арасында ике дистәдән артык физика укытучысы бар һәм галимнәр дә байтак.

Бик эшчән булган Хәбир абый. Печән чабарга оста иде. Елга буйларыннан бер кѳндә бер машина печән чаба алган. Печән кипкәч, машина яллап, берүзе тѳяп, алып кайта торган булган. (Ел саен 6 КамАЗ печән! Моның никадәр хезмәт икәнен эшләп караган кеше генә аңлый ала.) Мал-туар асраганнар, җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчалары әле дә бик матур! Менә сезгә хезмәт тәрбиясе!

Хәбир абый спорт белән дә дус булды. Кыш кѳннәрендә кѳн саен чаңгыда чапты, җәй кѳннәрендә велосипедта йѳрде, иртән исә җәяү йѳгерә торган иде. Безне дә шуңа ѳндәде.

Минем ѳчен бу ике укытучы – чын мәгънәсендә, укытучыларның югары эталоны. Аларның икесе дә искиткеч сәләтле иде. Сәләт тумыштан бирелсә генә, кеше үзен бәхетле тоя, хезмәтеннән тәм таба. Укыту сәләте белән дә шулай. Сәләтсез укытучы, күпме генә тырышмасын, укучыларга тиешле сыйфатлы белем бирә алмый.

«Әгәр укытучы эшен яратуын укучыларны яратуы белән берләштерә алса, ул – заман укытучысы», – дип әйткән Л.Н.Толстой. Бу сүзләр әле дә актуаль.

2007 елның 6 октябрендә Арчаның үзәк мәйданында Арча районында туган биш геройга хѳрмәт йѳзеннән бюстлар урнаштырылды. Габдрахманова Стелла Зәкиевнаның бюсты да анда балкып тора.

Бүгенге кѳндә дә Стелла апа – мәктәбебезнең Олы кунагы. Ел да 1 сентябрь бәйрәме, соңгы кыңгырау тантаналары, Геройлар кѳне, тѳрле әдәби-тәрбияви очрашулар аның катнашында үтә.

Стелла Зәкиевна гади, гадел, киң күңелле, ачык йѳзле, сабыр холыклы Укытучым – остазым  минем. Балалары, оныклары ѳчен үрнәк әни, дәү әңи. Ə авылдашларыбыз ѳчен – олысына да, кечесенә дә – Стелла апа. Υзенең карашы, сѳйләме, яхшы киңәшләре белән уңышка ѳндәүче, үзеңнән алда синең хәл-әхвәлеңне белүче, һәрдаим авыл, район, илкүләм яңалыклар белән кызыксынып яшәүче олы шәхес, чын мәгънәсендә зур хәрефләр белән языла торган Укытучыбыз!

Авылыбызның бер урамы Стелла Габдрахманова исемен йѳртә.

Категория:

Добавить комментарий