Тукайның мәхәббәте

(Г.Тукайның тормышыннан бер мизгел. Әдәби-музыкаль кичә)

Гөлфия НАСЫЙРОВА,

Гөлнара ШӘМСЕТДИНОВА,

Казан шәһәрендәге 136 нчы рус-татар урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты  укытучылары

Зал матур итеп бизәлгән. Диварда Тукай портреты. Уң якта шагыйрьнең тормыш юлын яктырткан күренешләрдән төзелгән презентация. Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр, рәсемнәр.

Катнашалар: Г.Тукай, Зәйтүнә һәм биш шәкерт.

Кичә барышы  

Скрипкада «Тәфтиләү» көе яңгырый

1 нче шәкерт. Г.Тукай, Уральскида яшәгәндә, Ярулла Моради исемле шәкерт белән дуслаша. Ярулла Моради истәлекләреннән: «… Җәйнең бер матур айлы киче. Тәрәз төбенә килеп утырдык та, Тукай бик моңлы гына итеп милли көйләребезне сайрата башлады… Тукай әллә нинди идеяләр эчендә йөзә…  Сүз арасында Тукай миңа: «Мине тик син генә аңлыйсың, – ди. – Син быел килмәсәң, мин бу ялгызлык, бу эч пошу, бу газаплар, бу дәртләр эчендә йөрәкләрем ярылып үләр идем», – ди. (1905 ел, Тукайга 19 яшь.)

2 нче шәкерт.Ә Фатих Әмирхан үзенең бер мәкаләсендә менә болай язган: «Тукайның бөтен мәҗмугаи әшгарен күздән кичергәндә, андагы лирикага фәкыйрьлек күзгә бәрелми кала алмый».

3 нче шәкерт. Бу очракта «лирика» дигәндә, Фатих Әмирхан мәхәббәт лирикасын күздә тота һәм әлеге ярлылыкны Тукайның  хатын-кыздан качуы, бер кызны эчтән сөеп тә, мәхәббәтен белдерми йөрүе беләнрәк аңлата.

Скрипкада «Гөлҗамал» көе яңгырый.

4 нче шәкерт. Тукай сөйгәнме? Сөйсә, кемнесөйгән?«Тукайның мәхәббәте хакындагы шигырьләре вә аның мәхәббәте» дигән мәкаләдә менә мондыйрак фикерләр бар: «Тукай яшьтән күңелле гаилә тормышын белмәгән, хатын-кыз арасында булып якты якларын күрә алмаган. Шуңа күрә ул бар мәҗлесләрдән качарга тырышкан». Шулай булгач, бөтен кызлардан, хатыннардан кача торган Тукай шигырьләренә шундый самими мәхәббәт хисләре кайдан килеп кергән соң?

5 нче шәкерт. Истәлекләрдән аңлашылганча, Габдуллада гыйшык уты беренче тапкыр Уральскида кабынган дип уйларга була. Аның мәдрәсә күршесендәге бер карчыкның кызына, үзеннән ике-өч яшькә олырак, күз атып йөргәнлеге билгеле.

1 нче шәкерт. Икенче бер истәлектән күренгәчә, 1908 елның язында Зәйтүнә туташ, тагын ике дус кызы, Тукай белән танышырга теләк белдерә. «… Кызлар бүлмәгә кергәч тә, Тукай, гадәтенчә, керфекләрен түбән төшерде. Зәйтүнә берлә дә, иптәшләре берлә дә кулларына карап күреште. …Шул утырыштан соң Тукайда бер үзгәреш, Зәйтүнә туташның исеменә кадәр бер ихтирам күрелә. Хәтта ул башкаларның аңарга аз гына ихтирамсызлыкларын да күтәрә алмый», – дип яза Фатих Әмирхан.

2 нче шәкерт. Кем соң ул Зәйтүнә Мәүлүдова? Зәйтүнә Мәүлүдова – 1907 елда Чистайдан Казанга гаиләсе белән күчеп килгән пыялачы Хәйдәр кызы.Ул Казанда рус-татар мәктәбендә укый, аңа бу вакытта 14 яшь була.

3 нче шәкерт. Зәйтүнә Мәүлүдова истәлекләрендә:«Мин Тукай шигырьләрен аерым бер ләззәт һәм дәрт белән укыйм…» – дип язылган.

Зәйтүнә. («Син булмасаң…» шигырен укый.)

Матур! Мин янмас идем – яндыручы булмасаң,

Таммас иде җиргә яшьләр – тамдыручы булмасаң!

Бер минутта ташлар идем бу томанлы моңнарым –

Син мине мискин кыйлып моңландыручы булмасаң!

Кайвакыт мәҗнүн кеби көлмәс вә шатланмас идем, –

Син агач ат өстенә атландыручы булмасаң!

Шигъри биңзәрди бераз биһүдә әшгарыш бәнем –

Һәр каләм тотканда истән тайдыручы булмасаң!

4 нче шәкерт. Берникадәр вакыттан соң Тукайның, очраклы гына рәвештә, Зәйтүнә туташны күрүе мәгълүм. Шагыйрьнең чордашы болай дип яза: “Менә трамвай тәрәзәсеннән кызга баш иеп киткәннән соң язган шигыре. Исеме урынына “…гә” дип кенә куйган, ягъни Зәйтүнәгә”. Имзасы – “Шүрәле”.

Очраган юлда, сине күргән, белгән ул бүген;

Ул шуңар да шатлана бит: чын җүләр түгел диген!

Күргәнең бармы әле Коръәндәге мәдхияңне?

Ул синең васфыңда: «ля шәркыйя, ля гарбия», – ди.

5 нче шәкерт. Зәйтүнә туташ та үзенең истәлекләрендә Тукай белән бер очрашу хакында яза.

Тукай. (“Утырышу” шигырен укый)

Кайвакыт кара күзле, кара кашлы

Матур берлә утырамын кара-каршы.

Шунда ул кыз, әллә ничек сүзгә китеп,

Күргәннәрен, белгәннәрен сөйли башлый.

Мин күземнән аның күзен алмагач,

Һәр сүзенә чын-чын димичә калмагач,

Мин гашыйкны сүз аңлый дип уйлый инде,

Казан куйган һәйкәл төсле кузгалмагач.

Скрипкада «Каз канаты» көе яңгырый. Шулвакыт Тукай белән Зәйтүнә, алга чыгып, сөйләшеп торалар.

Тукай. Ничек, кичә сезгә ошыймы? Сез танцевать итмисезме, әллә теләмисезме?

Зәйтүнә. Әле яңа гына өйрәнә башладым. Өйрәнгәч, сезнең белән генә,танцевать итәрмен.

Тукай. Мин дә яңа гына өйрәнә башладым. Мин дә сезнең белән генә танцевать итәрмен.

Зәйтүнә. Кайтканда бергә кайтырбыз.

Тукай.Әлбәттә.

1 нче шәкерт. Шул очрашудан соң, Зәйтүнә күпме генә Тукайны эзләсә дә, таба алмый.

Тукай.

«Бу кичәдә тоттым өч тапкыр кулың…

Әмма ак соң, әмма йомшактыр кулың…»

Зәйтүнә Мәүлүдова истәлекләреннән:«1908 елның июнь башында Казаннан китәргә хәзерләндек. Редакциягә Тукай белән саубуллашырга бардык. Тукай күңелсезрәк булгач, мин кат-кат аның исәнлеген сорадым. Хат язарга адресын сорадым, хат алышырга булдык. Тукай безне озатырга төшергә вәгъдә бирде… Ләкин озатучылар арасында Тукай күренмәде.»

1 нче шәкерт. Саубуллашу шулай тәмамлана. Бу вакыт Тукайга 22 яшь, Зәйтүнәгә 2 айдан 15  яшьтулачак була.

2 нче шәкерт. 17 июньдә «Мәҗнүн» исеме белән Тукайның «Кызык гыйшык»шигыре басылып чыга. Әсәрдән бер өзек тыңлагыз.

Тукай.

… Мин сөям, хәтта ки гакълымнан шашам –

Сөйгәнемнән шүрәле төсле качам.

Юлда күрсәм, күз йомам, күрмим имеш;

Ут йотып янсам да, сер бирмим имеш!

Бер шигырь язсам, ялган кул куям,

Мин сөйләгәнне белмәсен дип куркудан.

Тугъры килсәм, сүз сөйлим салкын гына,

Булса да күкрәк тулы ялкын гына.

Бер хәбәр бар: ул хәзер киткән бугай,

Шәһәренә күптән барып җиткән бугай.

Кайда ул миннән җибәрмәк хат-сәлам?! –

«Белми китте, күп шөкер», – дип шатланам.

3 нче шәкерт. Күңелебезгә якын ике яшьнең кавышуын, Тукаебызның күпкәме, азгамы бәхетле булуын никадәр теләсәк тә, ачы хакыйкатьне танырга мәҗбүр булабыз:алар арасындагы мөнәсәбәтнең шул рәвешле очлануы, кояшның чыгуы һәм, вакыты җиткәч, офыкка кереп югалуы кебек үк зарури иде, бу бүтәнчә мөмкин түгел иде.

4 нче шәкерт. Тәрбиясе, холкы, җәмгыятьтә һәм әдәбиятта тоткан урыны аны бик күп гадәти кешеләргә насыйп була торган шәхси бәхеттән баш тартырга, үз кулы белән читкә тибәрергә мәҗбүр итте.

5 нче шәкерт.Шуңа күрә Тукай «өйләнүне абынмыйча егылуга, иркенлекне тоткынлыкка сату» белән тиңли:

Өйләнмә, баш имә һич, телгә дә алма хатын-кыз дип;

Олуг җан бул, куан-шатлан, шөкер, мин бит хатынсыз, дип.

«Толстой фикере» шигыре, 1911 ел.

 

Добавить комментарий