Яшәү шигаре: «Барысы да халкым өчен»

Гөлчәчәк Минсалих кызы ДАУТОВА,

Мөслим районы Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Педагогик стажы – 32 ел

Гомерләре буе тирә-юньдәгеләр белән тыгыз элемтәдә торучы, аларга изгелек эшләүче затларыбыз бар. Андый кешеләр үзләренә тартып торучан, акыллы киңәшләре белән ярдәм итүчән. Аларның күзләреннән, йөзләреннән елмаю китми. Алар үзләренә  кешелеклелек сыйфатларын туплый, үзләре туган җирләренә, халкына бирелгән, максатчан, алга омтылучан  булалар. Мөхәммәтгәрәева Гөлфия Вагыйзь кызын да шундый рухи яктан ныклы затлар рәтенә кертәсем килә.

Тәүге тапкыр тойган хисләрем әле һаман да йөрәк түрендә. Мин башлангыч сыйныфны бетергәннән соң, күрше авылга – Түбән Табын мәктәбенә йөреп укый башладым.Ул чакта уздырылган линейкалар укучыларга зур тәрбияви чара булып тора иде. Мәктәп линейкасы директорыбызХәмит абый һәм завучыбызГөлфия ападан башка үткәнен хәтерләмим.Хәмит абый сабыр, тыныч холыклы, йомшак тавышлы, ә Гөлфия апа, киресенчә, калын, яңгыравыклыматур тавышлы иде.Андый тавышлы кешеләрне “бәрхеттавышлы”дип тә атыйлар. Ул да бервакытта да тавышын күтәрми, ә калынча нык тавыш белән һәр сүзенә басым ясап, сиңа барып җитәрлек итеп әйтә белә. Хәмит абый белән Гөлфия апа һәм башка сыйныфташлары алдында башларын иеп, хаталарын аңлап торган укучыларның кабат гаепле булып линейкага чыкканнарын бер дә хәтерләмим. Димәк, алар әйтәсе килгән фикерләрен, аңлатырга теләгәннәрен акыллы, төпле киңәш рәвешендә җиткерә алганнар. Аларга тәрбия орлыкларын салганнар.

Мин дә укытучы. Укыткан  елларда шушы мизгелләрне еш кына күзалдыма китерәм.Чын укытучынинди булырга тиеш дигән сорауга җавап эзлим. Мөгаен, чын укытучы нәкъ менә Хәмит абый белән Гөлфия апа кебек булырга тиештер.

Гөлфия апа Мөслим районының Наратасты авылында дөньяга килгән.Бу авылның бер ягында нарат урманы, икенче якларында әрәмәлекләр, матур-матур күлләр, Ык елгасы, “Урман иле” лагеры…Гөлфия апа шушы искиткеч матур табигатьнең баласы. Элек-электән нәселләре данлыклы, эшлекле, укымышлы, дини булган. Әнисе һәм әтисе ягыннан бабалары  укымышлы муллалар булганр. Алар дини дәресләр белән бергә дөньяви дәресләр дә алып барганнар. Әнисе –Мәрьям апаны бик тә белемле, даны еракларга таралган Фазыйл хәлфә укыта. Ул аларга тарих, татар теле, әдәбият  фәннәреннән белем биргән. Гөлфия апа әнисен  Һ.Такташның “Урман кызы” шигырен,  олыгайгач та, яттан сөйләп күрсәтә иде, дип искә ала. Мәрьям апа соңгы көннәренә кадәр авылларында абыстай вазифасын башкарды. Аның матур тавышы да Гөлфия апага күчкән. Әтисе –Вагыйзь дә белемгә омтылучан була. Ул бик күп газета-журналлар алдыра. Бик күп укыган. Ләкин Вагыйзь абыйның гомере кыскарак булып чыга. Ул, дүрт баланы ятим итеп, дөньялыктан китеп бара. Барлык балалар кебек Гөлфия апа да башта башлангычны, аннан Мәлләтамак авылында урта мәктәпне тәмамлый. Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә читтән торып укый.Тормышын, алган-туплаган белемен укучылар, аларның ата-аналары, авыл халкы белән бәйли. 1973 — 2009 елларда Түбән Табын мәктәбендә хезмәт куя. Аның укучылары үзе кебек укытучылар да, театр артистлары да, сүз осталары да. Бу инде 36 еллык педагогик хезмәтнең нәтиҗәсе.

Гөлфия Мөхәммәтгәрәева киңкырлы шәхес.Алдарак мин аның тавышының бик матур икәненә ишарә ясаган идем. Тирә-якта аның кебек аһәңле итеп мөнәҗәтләрне башкаручы юк. Ул мөнәҗәтләрне башкарганда, бөтен барлыгың белән аны гына тыңлыйсың. Әле ул аның өстенә бәетләр дә яза. Мандолиначиртә белүен дә әйтеп узмыйча мөмкин түгел. Эшләгән дәверләрдә үк авыл тарихы,  аның билгеле кешеләре белән кызыксына башлаган эшен  хәзерге вакытта дәвам итеп, тарихи чыганаклар туплап, алар турында бай эчтәлекле язмалар чыгара. Ул публицист. Мәктәптә эшләгән вакытта “Мәгариф”, “Фән һәм мәктәп”журналларында, “Мәгърифәт”, “Киңәш һәм тәрбия”, “Авыл утлары”газеталарында төрле темаларны яктырткан йөзгә якын мәкаләсе дөнья күрде.

“Йөргән таш шомара”, диләр бит. Әлеге халык мәкале нәкъ менә Гөлфия апа кебек кешеләргә туры килә дә инде.Лаеклы ялга чыккач, “Авыл утлары”газетасының һәм Мөслим радиосының актив хәбәрчесенә әверелде. “Тел дигән дәрья бар”тапшыруын алып барды. Хәзерге көндә дә ул максатчан эшен дәвам итә. “Тәртип F-M”радиосында  эшли. Гөлфия апа бер дә тик ятмый.“Тел дигән дәрья бар”, “Сабыйга”,“Тукай укулары”, “Утлы еллар кайтавазы”тапшыруларын чыгара.Ул һәр тапшыруга  иҗади якын килеп  әзерләнә.

Гөлфия апа район һәм республика газета-журналлары белән бер сулышта эшләде һәм эшли. 2014 елдан бирле “Татарстан яшьләре” газетасында бик күп язмалары басылып тора. Аның “Мәгърифәткә багышланган гомер”, “Тел күрке-сүз”дигән китаплары дөнья күрде.

Районда уздырылган фәнни-гамәли конференцияләрнең хөрмәтле жюри әгъзасы да ул.

Авыр һәм мактаулы хезмәтенең нәтиҗәсе матур. Ул Россия Федерациясенең  мактаулы хезмәткәре исеменә, Россия президенты грантына, К.Насыйри исемендәге премиягә лаек булды.

Җирлектә шушындый сәләтле шәхесләр булу-үзе зур бәхет. Без кемнән илһам алып эшләр идек. Бигрәк тә халыкка хезмәт итүчеләр бик күп булу сөендерә. Андый кешеләр яшәү мәгънәсен тоярга, бәхетле яшәргә, һәр туар көнгә сөенергә ярдәм итәләр. Мөслим халкы менә нинди бәхетле халык!

Добавить комментарий