Яшәү яме – тырыш хезмәттә

Лилия Мирзариф кызы ГЫЙЛЬФАНОВА,

Мөслим районы Мари Бүләр төп мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәдбияты укытучысы. Педагогик стажы –20 ел.

Зөлфия быел – чыгарылыш сыйныфы укучысы. Алда бик күп юллар, кайсын сайларга? Бу мәсьәләдә, әлбәттә, аның иң зур киңәшчеләре – әти-әнисе. Зөлфиянең әнисе татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Ул шушы тынгысыз да, җаваплы да хезмәтне шулкадәр яратып башкара, укучылары да аны бик хөрмәт итәләр. Зөлфия дә бу һөнәрнең катлаулы якларын белсә дә, бәлки, әнием юлын дәвам итеп, укытучы һөнәрен сайларгадыр, дигән уйлар тынгылык бирми аңа. Шушы сорау белән аңа мөрәҗәгать иткәч, якты, матур тасма булып, әнисенең  мәктәп еллары, укытучылары күз алдыннан үтте.

Кыңгыраулы мәктәп еллары… Һәркемнең күңелендә тирән эз калдырган, бер мизгелдәй узып киткән бу вакытлар гомер үткән саен сагындыра, укытучыларга булган хөрмәт һәм рәхмәт хисләре арта гына бара. Әнисе укыган Тат. Бүләр урта мәктәбендә үз эшенә чын күңелдән бирелгән, сабыр холыклы, гади һәм таләпчән укытучылар бик күп иде. Шулар арасыннан туган телгә, туган җиребезгә мәхәббәт тәрбияләгән, күңелләргә мәрхәмәтлелек, изгелек орлыклары салган укытучысы Мәрзия Мирзанур кызы Мирзаянованы зур хөрмәт белән искә аласы килә аның.

Ул елларда мәктәп җитәкчеләре еш алышынып торса да, укытучылар укытучысы Мәрзия Мирзанур кызы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары буларак, коллективны бербөтен итеп туплаучы, югары оештыру сәләтенә ия җитәкче булды. Укытучыларның бер йодрык булып тупланган, намуслы, тырыш булып, үзара аңлашып эшләүләре коллективның әти-әниләр һәм укучылар каршында абруен тагы да күтәрде. Мәрзия Мирзанур кызы үз канаты астында эшли торган укытучыларга гадел дә, таләпчән дә, бер үк вакытта алар өчен олы киңәшче һәм тәҗрибәле остаз да була алды.

Мәрзия Мирзанур кызына, татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак та, ихтирам һәм соклану хисләре бик зур. Укытучы бу фәнгә карата шундый кызыксыну уята ала иде, аның барлык укучылары да татар әдәбиятының алтын фондына кергән том-том язылган тарихи  романнарны, әдәби әсәрләрне кызыксынып укып килеп, һәрберсенең дәрестә бу әсәрләрне сөйләп күрсәтәселәре килә иде. Укучылар күңеленә үзенең үтемле сүзләре белән үтеп керә алган хөрмәтле укытучы һәр дәрес балалар күңелендә яңа ачыш буларак истә калсын дип, гыйлем дөньясындагы яңалыклар белән бергә үреп бара иде. Дәресенә шулкадәр нык әзерләнгән, һәр яңа алымны үз тәҗрибәсенә керткән укытучы, укучыларны белем үрләре яуларга, имтиханнарга гына түгел, тормыш сынауларына да әзер булырга өйрәтте.

Укытучының хезмәте әле ул дәресләр белән генә чикләнми. Хәзер үзем дә укытучым юлын дәвам итүче буларак, аның барлык хезмәтләренә шакккатам: безнең белән әдәби түгәрәк эшен дә алып бара иде ул, олимпиадаларга әзерләргә вакыт таба иде, шуның өстенә ачык дәресләр, дәрестән тыш чаралар. Тырышлыкның нәтиҗәсе дә булды: Мәрзия Мирзанур кызының ел да укучылары район-республика призерлары булуга иреште. Тагын шуны да әйтәсе килә: укытучыбыз биргән белем минем өчен институтта алган белемнәрне дә алыштыра алмый. Шуңа күрә мин татар теле һәм әдәбияты укытучыма бары тик рәхмәт хисләремне генә җиткерәм.

Зөлфия әнисен тыңлап торганнан соң, укытучы һөнәренең нинди зур абруйлы һәм җаваплы белгечлек икәнлегенә инанды. Тормышта үрнәк булырдай шәхесләре булган Татарстан белән горурлану хисләре уянды. Киләчәктә тырыш хезмәт белән алдынгылар сафында булу һәркемнең үз кулында икән бит!

 

 

Добавить комментарий